Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар сайтлары авторларын бәйгедә катнашырга чакыралар

Көн саен ук булмаса да, атна саен интернет челтәрендә яңа татар сайтлары туып тора. Кайсыларыдыр үсә һәм ныгый, кайсыларыдыр бераз вакыттан юкка да чыга. "Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татар сайтлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) нәкъ менә файдалы татар сайтларын популярлаштыру, ныгыту, таныту максатыннан үткәрелә башлаган да иде инде. Быел бәйгегә инде 7 яшь...

 

Көн саен ук булмаса да, атна саен интернет челтәрендә яңа татар сайтлары туып тора. Кайсыларыдыр үсә һәм ныгый, кайсыларыдыр бераз вакыттан юкка да чыга.


"Белем җәүһәрләре" дөньякүләм татар сайтлары бәйгесе (konkurs.belem.ru) нәкъ менә файдалы татар сайтларын популярлаштыру, ныгыту, таныту максатыннан үткәрелә башлаган да иде инде. Быел бәйгегә инде 7 яшь тула. Җиде ел дәвамында бәйге ярдәме белән шактый татар сайтлары популярлашып китә алды. Укытучылар уңышлы гына аттестация якладылар һәм категорияләрен күтәрделәр, укучылар IT-өлкәсендә яхшы белгеч булып киттеләр, аларның күбесе әлеге юнәлештә югары уку йортларына керә алдылар, тематик ресурслы сайтларның трафиклары артты һәм рейтинглары ныгыды.
Бәйгегә бөтен дөнья татарлары катнаша ала. Узган елларда бәйгедә Татарстаннан тыш АКШ, Франция татарлары, Россия төбәкләрендә яшәүче татарларның катнашканы бар.


Соңгы елларда "Җәүһәрләрнең җәүһәре" исеменә лаек булып күп кенә сайт авторлары ноутбуклар, планшетлар һәм башка кыйммәтле бүләкләр белән дә бүләкләнделәр.
2016 елда үткәрелә торган бәйгедә барлыгы 8 номинация:


1. "Укытучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укытучы шәхесенә һәм аның эшчәнлегенә багышланган, интернет-проектны ясауда укытучы(лар) үз(ләр)е төп өлеш керткән интернет-ресурслар катнаша ала.


2. "Укучы - җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә укучы(лар) ясаган һәм үзләренең белем алу белән бәйле эшчәнлекләрен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.


3. "Гаилә һәм башлангыч белем җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә балалар бакчасы/башлангыч мәктәп тормышын чагылдырган, башлангыч белем бирүгә багышланган яисә интернет-проектны ясауда шул яшьтәге баланың зур өлеше кергән, гаиләләр ясаган, гаиләләр өчен ясалган, иман һәм тәрбия өлкәсендә файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.


4. "Урта белем - яшь җәүһәрләр" номинациясе. Әлеге номинациядә урта гомуми белем мәктәбе тормышын яисә урта белем бирү мәктәпләре каршында эшләп килүче түгәрәкләр эшен чагылдырган интернет-ресурслар катнаша ала.


5. "Югары белем - фән җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә махсус урта һәм югары уку йортлары тормышын чагылдырган интернет-ресурслар, студентларның һәм фән хезмәткәрләренең фәнни темага багышланган интернет-проектлары, фән үзәкләре һәм китапханәләрнең сайтлары катнаша ала.


6. "Тематик ресурс - иҗади җәүһәр" номинациясе. Әлеге номинациядә татар мәдәниятенә, аның тарихына, шулай ук белем һәм тәрбия бирү өчен зур әһәмияткә ия булган, төрле файдалы темаларга багышланган интернет-ресурслар катнаша ала.


7. ".tatar домены - җәүһәрләр чыганагы" номинациясе. Әлеге номинациядә .tatar доменында урнашкан, татар телендә киң катлау укучылар өчен файдалы мәгълүмат чыганагы булган интернет-ресурслар катнаша ала.


8. "Күренекле татар җәүһәрләре" номинациясе. Әлеге номинациядә күренекле татар шәхесләренә (галимнәр, язучылар, шагыйрьләр, драматурглар, артистлар, рәссамнар, дәүләт эшлеклеләре, спорт осталары, табиблар һ.б.) багышлап ясалган бай мәгълүматлы интернет-проектлар катнаша ала.


Бәйгегә гаризалар кабул итү инде башланды. Гаризаны никадәр алда бирсәгез, ул исемлектә шулкадәр өстә булачак. Быелгы бәйгедә катнашучы сайтлар белән konkurs.belem.ru/katnashuchilar адресы буенча күчеп танышырга мөмкин.


Бәйге турында тулы мәгълүматны эченә алган Нигезләмә konkurs.belem.ru/nigezlama адресы буенча урнашкан.


"Белем җәүһәрләре" бәйгесенең оештыру комитеты барлык файдалы татар сайтлары авторларын әлеге бәйгедә катнашырга чакыра.


PS. Гаризаны тапшырыр алдыннан теркәлергә кирәк, аннары теркәлгән кулланучылар өчен Катнашу мөмкинлеге ачылачак.

белем.ру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса