Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар һөнәрчеләре

Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүгә 1100 ел

Татар мәдәният үзәге бөгелмәлеләр һәм шәһәр кунаклары өчен яңадан тарих челтәрен ачты. 7 февральдән биредә “Татар һөнәрчелеге йорты” дигән яңа интерактив мәйданчык эшли башлады.

Мәйданчыкның беренче кунаклары – 7нче гимназиянең 3“А” сыйныф укучылары. Килеп керүгә балалар, әйтерсең, берничә гасырга артка чигенделәр – монда оештырылган татар халкының милли көнкүреше шуны сөйли иде. Капка янында кунакларны милли киемнәр кигән йорт хуҗасы каршы алды, ул аларны чара буе озатып йөрде һәм һөнәрчеләр белән таныштырды. Матур татар йортының эченә кергәч, укучылар йонның төрләре, аны ничек дөрес итеп эшкәртү ысуллары һәм эрләү турында сөйләде. Шулай ук ул агачтан ясалган махсус тараклар белән эшләргә дә өйрәтте.

Сөйләшүне бәйләү турында күп кенә кызыклы фактлар ачкан хуҗабикә дәвам итте. Монда балалар бу сәнгатьнең тарихы, эш әсбаплары һәм ысуллары белән генә танышып калмыйча, оекбашны үзләре дә бәйләргә өйрәнделәр.

Алдагы бүлмәдә кунакларны чигүче ханым көтә иде. Ул кунакларны төрледән төрле тукымалар кулланып эшләнелә торган иң киң таралган тегү төрләренең берсе – чигү сәнгате белән таныштырды. Чигүнең төрле мисалларын күрсәтте. 17нче гасыр ахырында тамбур техникасы белән чигелгән “изү” катнашучыларда аеруча зур кызыксыну уятты.

Өй эчендәге һөнәрчеләр белән таныштырып бетергәннән соң, Хуҗа кунакларны гармунчы бабай янына алып китте. Биредә алар татар халык уен кораллары тарихы, гармун төрләре белән таныштылар һәм, әлбәттә инде, моңлы гармун көйләрен тыңладылар һәм кушылып җырладылар.

Балалар агачны уеп һәм тимерче остаханә-ләрендә әлеге ысулларда иҗат процессына җәлеп ителделәр. Оста кунакларга эш кагыйдәләрен, дөрес эш әсбаплары сайлау серләрен сөйләде. Малайлар бу ысуллар белән рәсем ясауда үз көчләрен сынап карадылар һәм бик күп уңай кичерешләр кичерделәр.

Киләсе мәйданчыкта кунакларны тула басу остаханәсе көтә иде. Кунакларга бу күркәм татар йоласыннан өзек күрсәттеләр, Хуҗабикә балаларга тула басуның тәртибен аңлатты. Остаханәдә эшләнгән тула оек белән үткәргән эстафета балаларның күңелен тагын да күтәрде. Җыр-моңга төренеп барган чара сизелми дә ахырына якылашты. Чара ахырында балалар гәдәттәгечә, фотога төштеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса