Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар мәдәният үзәгендә яңа иҗат сезоны ачылды

Татар мәдәният үзәгендә «Иҗади Ачыш» дип исемләнгән яңа иҗат сезоны ачылу концерты булды.

24 сентябрь көнне Бөгелмәнең Татар мәдәният үзәгендә «Иҗади Ачыш» дип исемләнгән яңа иҗат сезоны ачылу концерты булды.

Татар мәдәнияты үзәге залының ачык бизәлгән сәхнәсендә иҗат коллективлары, солистлар, шулай ук чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Концерт программасы зур уңышка иреште. Тамашачылар залы барлык чыгыш ясаучыларны да актив алкышларга күмде.

Бәйрәм кичәсе бер сулышта узды. Тамаша тәмамлангач, тамашачылар бик озак аерылыша алмады, концерт турында фикер алышты, иҗат коллективларында катнашучылар белән фотога төште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса