Татар мәдәният үзәгендә шәһәр-районыбызда эшләп килүче балалар курчак театры коллективлары фестивале узды
Татар мәдәният үзәгендә шәһәр-районыбызда эшләп килүче балалар курчак театры коллективлары фестивале узды. Инде газетада хәбәр ителгәнчә, анда "Прогресс" мәдәният йорты, Татар мәдәният үзәгенең рус һәм татар студияләре коллективлары үз хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр. Республика жюри әгъзалары Бөгелмәлеләрнең сәхнәдә рус телендә дә, татар телендә дә бердәй матур, дөрес һәм аһәңле сөйләмнәренә...
Татар мәдәният үзәгендә шәһәр-районыбызда эшләп килүче балалар курчак театры коллективлары фестивале узды. Инде газетада хәбәр ителгәнчә, анда "Прогресс" мәдәният йорты, Татар мәдәният үзәгенең рус һәм татар студияләре коллективлары үз хезмәт җимешләрен тәкъдим иттеләр. Республика жюри әгъзалары Бөгелмәлеләрнең сәхнәдә рус телендә дә, татар телендә дә бердәй матур, дөрес һәм аһәңле сөйләмнәренә мөкиббән булдылар. "Шунысы игътибарга лаек, татар студиясе "артистлары"ның яртысы рус милләтеннән иде. Бу инде - 2 нче лицейда белем алучы балаларның татар теленә ихтирамын, мәхәббәтен күрсәтә торган дәлил" - дип хәбәр итә Татар мәдәният үзәге директоры Флюра Шәрипова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа