Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар мәдәният үзәгендә халыкара театр көненә багышланган чаралар дәвам итә

Биредә шәһәребезнең һәм районыбызның мәктәпләреннән 7 театр төркеме көч сынашты.

Театр – сәнгатьнең бер төре. Ул үз эченә әдәбият, музыка, бию, сынлы сәнгатьне берләштерә. Бәйрәмгә җыелган укучыларның компьютер артында утыруны, сериаллар карауны, эстрада музыкалары тыңлауны арткы планга куеп, сәнгать дөньясын сайлаулары күңелләрне күтәрә.

Биредә шәһәребезнең һәм районыбызның мәктәпләреннән 7 театр төркеме көч сынашты.

Башка елларга караганда, быел жюри әгъзалары аерым төркемнәргә бүлеп нәтиҗә ясадылар: “Татар телен камил белүче балалар” һәм “Рус балалары – татар телендә”. Бәйрәмгә килгән кунакларны һәм оештыручыларны бигрәк тә урыс балаларының татарча тырышып сөйләшүләрен, рольләрен җиренә җиткереп башкарып чыгулары тамашачыны хәйран калдырды.

Жюри рәисе Гөлнур Рәис кызы Хисамова артистларны әзерләгән укытучыларна рәхмәт белдерде һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләргә дипломнар тапшырды. Нәтиҗәләр ике төркемгә бүлеп чыгарылды.

Беренче группада: I урын – Татар Димскәй театры (җитәкчесе – Сәрия Мөкәтдәс кызы Галләмова), II урын – Һади Атласи исемендәге 14нче татар гимназиясенең театр төркеме (җитәкчеләре – Гөлназ Фәнил кызы Сөнгатуллина һәм Гүзәл Илдар кызы Сөбханова).

Икенче группада: I урын – 2нче лицей (җитәкчесе Фәүзия Вәкил кызы Зәйнуллина), II урын – 1нче мәктәп (җитәкчесе Ләйсән Рәиф кызы Фонакова), III урын – 6нчы мәктәп (Румия Әбүзәр кызы Хафизова).

Барлык катнашучыларга иҗади уңышлар теләп калабыз. Киләчәк-тә дә театр сәнгате белән кызыксынуларын дәвам итәрләр дип өметләнеп калабыз. Чөнки ул иң демократик, яшь үзенчәлекләренә туры килерлек сәнгать төре. Монда педагогик һәм психологик актуаль проблемаларны хәл итәргә булыша торган, матур әдәбиятка кызыксыну, сүз байлыгы, сөйләм телен үстерергә, зәвык һәм әхлак тәрбиясе алырга барлык шартлар тудырылган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса