Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Татар өе” интерактив мәйданына сәяхәт

18 нче “Кыңгырау” балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр әби-бабаларыбызның үткән тарихлары белән танышуны дәвам итәләр.

Татар мәдәният үзәгендә “Татар өе” интерактив мәйданы эшли башлады. Татар халкы элек-электән кунакчыллык сыйфатлары белән танылган. Монда экскурсиягә килгәч тә, балаларны яраткан “әбиләре”, “бабалары” каршы алдылар, татар халкының гореф-гадәтләре, йолалары, тормыш - көнкүреше, мәдәнияте белән таныштырдылар.

Татар халкы тырыш, эшчән халык. Ир-атлар чабата үргәннәр, савыт-саба ясаганнар. Олы яшьтәге апалар, әбиләр, Коръән сурәләре укыганнар, ә әниләр балаларына бишек җырлары җырлаганнар, кызыклы әкиятләр сөйләгәннәр, тәмле милли ашлар пешергәннәр. Балалар боларның барысын да күрделәр, хуҗалар белән төрле татар милли уеннар уйнадылар. “Татар бизәге” мастер-классы балаларга бигрәк тә ошады, алар матур итеп түбәтәй бизәделәр.

Бу “Татар өе”нә экскурсия балаларга бик ошады. Мондагы һәрбер әйбер әһәмияткә ия, һәр экспонатта ата-бабаларыбызның күңел җылысы, аларның рухы, изге хатирәләре саклана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса