Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Татар дөньясын колачлап

Татар халкының гамен, җанын тоеп яшәүче, җәмгыятебезне тагын да югары биеклекләргә күтәрү теләге белән янып йөрүче олуг зат Ринат Зиннур улы Закировны татар дөньясында белмәгән кеше сирәктер.

Аның милләтебезнең гореф-гадәтләрен саклап калу, тарихын өйрәнеп киләсе буыннарга җиткерү, мәдәниятен, сәнгатен үстерү, гомумән алганда, милләтебезнең тәрәккыяте өчен иҗтиһат кылуы, шул юлда армый-талмый хезмәт итүе һәммәбезнең күз алдында. Кыскача гына әйткәндә, Ринат Зиннур улы – милләтебезнең асыл затларыннан берсе, татар дөньясы Һади Атласи һәм аның көрәштәшләрен искә алган шушы көннәрдә аларның эшен лаеклы дәвам иттерүче дә булып тора.

Тумышы белән мәшһүр Гаяз Исхакыйлар ягыннан – Чистай районы Нарат Елга авылында туып үскән, узган елда үзенең 70 яшьлек юбилеен билгеләп үткән ир-егетнең үткәннәре турында бик озак сөйләп һәм язып булыр иде. 1972 елда Казан химия-технология институтын тәмамлагач, Ринат Зиннур улының хезмәт юлы башланып китә. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз дигән мәкальдә кебек, җиң сызганып, төрле өлкәләрдә үзен сынап карый ул. Әлбәттә, аның 1991 елда мәркәзебезнең “Казан” милли мәдәни үзәге җитәкчесе итеп билгеләнүе дә  юкка түгелдер – көче, дәрте ташып торган егетнең милләтебез өчен файда китерәчәген, һичшиксез, күрәзәчелек иткәннәрдер...

Инде 2002 елда Бөтендөнья Татар Конгрессының башкарма комитеты рәисе итеп билгеләнгәч, башы-аягы белән милләтебез эшләренә чума дисәк арттыру булмас. Бүген дә Ринат Закиров шушы юлда, аның кыйбласы – милләт хәяте, милләт тәрәккыяте...

Әлбәттә, ир-егетнең бу тырышлыклары эзсез калмады. Татар халкының рухи-әхлакый һәм мәдәни традицияләрен саклап калуга һәм үстерүгә, милләтләр арасында дуслыкны һәм хезмәттәшлекне ныгытуга зур өлеш керткәне өчен Закиров Ринат Зиннур улы 2018 елда Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә “Дуслык” ордены белән бүләкләнде. Әлбәттә, аның башка дәүләт бүләкләре дә бихисап, әмма бусы аеруча кадерле шул!      

Дәүләт бүләкләрен алу үзенә бер күңелле булса, шәхесне җәмәгатьчелек, бигрәк тә, үз милләтең вәкилләре күтәрсә, аеруча хуш була. Шул уңайдан, Бөгелмә шәһәре Һади Атласи исемендәге хәйрия фонды, милләтебезнең яшәеше, аның алга таба үсеше юлында куйган хезмәтләрен искә алып, киләчәктә дә уңышлар теләп, Ринат Зиннур улы Закировны югары бүләккә – “Мәгърифәтче” исеменә тәкъдим итте.

Руслан ҖӘЛӘЕВ, БТКның Бөгелмә бүлеге рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса