Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Татар ашлары китабы дөнья күрде

"Хәтирә. Татар бәхете рецептлары" дип исемләнгән басма "Юлбасма" нәшрияте тарафыннан чыгарылган.

"Хәтирә. Татар бәхете рецептлары"ның авторы Алинә Садриева. Ул үзенең Хәтирә әбисе пешерә торган ризыкларның рецептларын, аның хатирәләрен туплаган. Шулай ук басмада ризыклар хакында кызыклы мәгълүматлар да урнаштырылган. Алары хакында Динә Хәбиб язган. 

Китап рус һәм инглиз телләрендә бастырылган. "Юлбасма"ның социаль челтәрдәге сәхифәсендәге сорауларга караганда, "Хәтирә. Татар бәхете рецептлары"н чит илләрдә яшәүче милләттәшләр үз итеп өлгергән. Китапның татар телендәге варианты бер айдан әзер булыр дип көтелә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса