Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгына тележурналист Сергей Брилев Татарстан турында фильм тәкъдим итәчәк

Проект геройлары – республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова.

Татарстанның гасырлар юбилеена тележурналист Сергей Брилев Идел, Кама һәм кушылдыклар фильмын тәкъдим итәчәк. Премьера бу ялларда Россия-24 телеканалында узачак.

Проект геройлары республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Президент ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова, язучы Гүзәл Яхина, актриса Чулпан Хаматова, шулай ук тарихчылар, табиблар, банкирлар һәм завод эшчеләре.

Алар Татарстанның элек нинди булганлыгы һәм хәзер ниндилеге турында сөйлиячәкләр: республика зур халыкара вакыйгалар уза торган регион-лидер дигән бүгенге статусына кадәр нинди юл үткән, анда нинди махсус икътисадый зоналар һәм сәнәгать гигантлары урнашкан...

Фильм күренешләре тасмаларга Казанда, Яр Чаллыда, Зөя, Мөслим, Кама Тамагында төшерелде.

Фильмны 29 августта 12.00 һәм 22.00 сәгатьтә, ә Республика көнендә 9.00, 14.00 һәм 19.00 сәгатьтә күрсәтәчәкләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса