Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгына багышланган “100 легендар бренд” тавыш бирүнең 1 нче этабында җиңүчеләр билгеләнде

1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд сайлап алыначак.

ТАССРның 100 еллыгына багышланган 100 легендар бренд халык тавыш бирүенең беренче этабында беренче 57 җиңүче билгеле булды, дип хәбәр итә ТатмедиаРеспублика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгының матбугат хезмәтләре һәм җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге.

Җиңүчеләр арасында КАМАЗ, Казан Кремле, Татнефть, Свияжск утрау-шәһәре һәм башкалар бар. Җиңүчеләрнең тулы исемлеге түбәндәге сайтта урнаштырылган http://100brand.ru/.

1 марттан 31 мартка кадәр халык тавыш бирүенең икенче этабы узачак, анда тагын 43 бренд сайлап алыначак. Татарстанның барлык районнары тарихын, җитештерү һәм мәдәни дәрәҗәсен гәүдәләндерүче оешмалар һәм предприятиеләр арасында көндәшлек җәелдереләчәк.

Тавыш бирү 1 мартта сылтама буенча (по ссылке)  булачак.

Чыганак: https://www.tatar-inform.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса