Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы сайты татар халкы тарихы һәм мәдәнияте турында «Татар дөньясы» китабын тәкъдим итте

Басма дүрт бүлектән тора.

ТАССРның 100 еллыгы сайты Татар халкының тарихы һәм мәдәнияте турында «Татар дөньясы» китабын тәкъдим итте.

Басма «Тарих һәм хәзерге заман», «Татар цивилизациясе», «Традицион мәдәният: гасырлар бәйләнеше», «Милли мәдәният: мәңге тере иҗат» бүлекләреннән тора.

Китапта төсле иллюстрацияләр, картографик материал, уникаль вакыйгалар булган фоторәсемнәр күрергә мөмкин.

Басманың шактый өлеше тел, язу, әдәбият, урбанизация, шәһәр мәдәнияте, татар җәмгыяте тормышының барлык якларына йогынты ясаган Ислам динен кабул итүгә багышланган.

Традицион татар мәдәнияте хуҗалык һәм көнкүреш, гаилә гореф-гадәтләре, халык декоратив-гамәли сәнгате, рухи мәдәният, бәйрәмнәр күнекмәләренең һәм тәҗрибәсенең тупланмасы буларак тәкъдим ителә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса