Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы Краснодар краенда

Эстафета төгәлләнгәннән соң, флаг Татарстан Милли музеена тапшырылачак.

Краснодар крае ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасын кабул итте. Тантаналы чара Көньяк һәм Төньяк Кавказ федераль округлары татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре катнашында узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.

ТР вице-премьеры, Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, ватандашларыбызны сәламләп, Кубаньда яшәүче татарларның туган телләрен, традицияләрен, милли киемнәрен саклавына куануын белдерде һәм Краснодар крае җитәкчелегенә күрсәткән кунакчыллыгы өчен рәхмәт әйтте.

Шәйхразиев шулай ук ТАССРның 100 еллыгын билгеләп үтүнең әһәмияте турында искәртте. «Бездә аны үткәрү буенча планнар зурдан», - дип белдерде ул.

Юбилейга багышланган чараларның берсе - ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасы. Тантана вакытында ТР вице-премьеры эстафета төгәлләнгәннән соң флагның Татарстан Милли музеена тапшырылачагы хакында хәбәр итте.

Адыгей, Кырым, Дагыстан, Кабарда-Балкар һәм Карачай-Черкас республикаларында яшәүче ватандашларыбыз флагка үз төбәкләренең символик билгеләрен беркетте. Аларга Төньяк Осетия Республикасы, Әстерхан, Волгоград, Ростов өлкәләре һәм Ставрополь краендагы татар диаспоралары вәкилләре дә кушылды.

ТАССРның 100 еллыгы флагы эстафетасына багышланган тантаналы чара бәйрәм концерты белән дәвам итте.

«Татар-информ» агентлыгы Оренбургта ТАССРның 100 еллыгы флагын күтәрү тантанасы үткәрелүе хакында хәбәр иткән иде инде. Эстафета исә Бурятия Республикасында старт алды.

«Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса