Бөгелмә яңалыклары

"Бөгелмә авазы" газетасы - Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Тарихны бергә языйк!

Безнең Бөгелмә халкының фронтларда һәм тылда кылган батырлыгы турындагы истәлекләрне саклап калу, яшьләргә ирештерү, аларны патриотик рухта тәрбияләүдә файдалану максатыннан һәм Бөек Ватан сугышының 70 еллыгы уңаеннан, Бөгелмә муниципалитеты һәм Бөгелмә шәһәр-районы ветераннар советы ул дәһшәтле еллар турында китап әзерли башлады.

Бу китапта безнең фронтовик якташларыбыз һәм тыл батырлары турындагы язмалар, аларның хатирәләре, фронттан килгән, фронтка тылдан юлланган хатлар, шул елларда төшерелгән фоторәсемнәр урын алачак. Гаилә архивларында саклана торган фотолары, хатлары белән бу китапны әзерләүгә өлеш кертергә теләгән кешеләр 4-36-56, 5-93-39 телефоннары аша яки Гафиятуллин урамы, 7 нче йорт (Бөгелмә шәһәр-район хакимияте), 311 нче бүлмәгә мөрәҗәгать итә алалар. Язмаларны bugulma.pobeda@yandex.ru электрон адресына жибәрергә дә мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Филиал АО "ТАТМЕДИА" "Бугульма-информ" ERID:2Vtzqv5Yrk6