Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тарихи календарь: 5 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Бүген Садри Максуди Автономияле Татарстанның беренче «Президенты» итеп сайланган. 5 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. "Татар-информ"нан күзәтү. Күренекле вакыйгалар Татарстанда: 1918 елның 5 гыйнварында Милли Идарә рәисен сайлау үткәрелә. Күпчелек тавыш белән Садри Максудины сайлыйлар. 5 гыйнварда актер, Татарстан АССРның халык артисты Ринат Низам...

Бүген Садри Максуди Автономияле Татарстанның беренче «Президенты» итеп сайланган.

5 гыйнварда нинди истәлекле вакыйгалар булган һәм бу көнне нинди шәхесләр туган. "Татар-информ"нан күзәтү.

Күренекле вакыйгалар

Татарстанда:

1918 елның 5 гыйнварында Милли Идарә рәисен сайлау үткәрелә. Күпчелек тавыш белән Садри Максудины сайлыйлар.

5 гыйнварда актер, Татарстан АССРның халык артисты Ринат Низам улы Мифтаховныңтууына 80 ел (1937-2014)

5 гыйнварда архитектор, рәссам Ринат Сәхиулла улы Насыйровка 75 яшь (1942)

Россиядә:

1565 елда Иван IV опричнина булдыру турында карар кыла.Опричнина - дәүләттә репрессив чаралар алып баручы, феодаль милекне дәүләткә кире кайтаруны, боярлар арасында дәүләткә каршыларны ачыклауны үткәрү сәясәте.

1775 елда үзен император Петр III дип белдергән фетнә күтәрүче Емельян Пугачевны үлемгә хөкем итәләр.

5 гыйнварда шәркыятьче галим, төрки телләр белгече, этнограф, тәрҗемәче, Петербург Фәннәр академиясенең хакыйкый әгъзасы Василий Васильевич (Фридрих Вильгельм) Радловның тууына 180 ел (1837-1918)

Дөньяда:

1769 елда Джеймс Уатт парлы машинаны патентлаштыра.

1905 елда Рус-япон сугышында Порт-Артур ныгытмасы капитуляцияләнә.

1993 елда MV Braer танкеры һәлакәт кичерә. Нәтиҗәдә 84 700 тонн күләмдә нефть табигатькә агып чыгып, аңа зур зыян китерә.

Туган көннәр:

Гомәр Һадимөхәммәтов - Советлар Союзы герое (1944), капитан.

Гомәр Мостафа улы Һадимөхәммәтов 1906 елның 5 гыйнваренда Уфа губернасы Минзәлә өязе Яңа Бикчәнтәй авылында туа.

1944 елның 23 июнендә Һадимөхәммәтов җитәкләгән рота Белоруссиянең Витебск өлкәсе Шумилин районы Жеребичи авылы янында дошманның каршы тору сызыгын өзә. Рота 2 траншеяны кулга төшерә, Новосёлки һәм Завязье авыллары янында сугыша. Әлеге авыллар дошманнан тулысынча азат ителә.

1944 елның 22 июлендә Советлар Союзы герое исеменә лаек була.

Ул 1959 елның 21 февралендә вафат була.

Рөстәм Кузеев (Кузыев) - тарихчы, профессор (1973), тарих фәннәре докторы.

Рөстәм Кузеев 1923 елның 5 гыйнварында Чишмә районының Әмин авылында күп балалы крестьян гаиләсендә туа.

1951 елда аны Тарих, тел һәм әдәбият институтына чакыралар. СССР Фәннәр академиясе филиалы Президиумының гыйльми секретаре буларак, ул республикада тарихны өйрәнү буенча берничә юнәлешкә нигез сала.

Рөстәм Кузеев "Башкорт АССРы тарихы буенча очерклар" (1966), "Башкорт АССРында эшче сыйныфның формалашуы һәм үсеше" (1971-1975) һәм башка дистәләгән басманы нәшер итүдә катнаша.

Ул 1998 елның 23 мартында вафат була.

Әсгать Сәлах - татар язучысы, Әлмәт таңнары газетасының беренче мөхәррире.

Әсгать Сәхап улы Салахов 1935 елның 5 гыйнварында Татарстанның хәзерге Әлмәт районы Елховой авылында крестьян гаиләсендә туа.

1965 елдан ул матбугат эшендә. Әлмәттә русча чыга торган «Знамя труда» газетасы редакциясендә эшли. Шул дәвердә әлеге газетаның татарча вариантында Әсгать Сәлахның ике дистәгә якын очеркы, тарихи язмалары, хикәяләре дөнья күрә.

1990 елда ул Әлмәт төбәгендә мөстәкыйль татар газетасы «Әлмәт таңнары»н оештыру эшенә күп көч куя. 1999 елның урталарына чаклы аның мөхәррире була.

1990-2000 еллар арасында газетада язучының биш дистәгә якын төрле характердагы язмалары - публицистик-сәяси мәкаләләре, очерклары, хикәяләре, нәсерләре, юлъязмалары, хатирә-истәлекләре басыла. 1997 елда «Мирас» китап нәшриятында язучының шундый язмаларыннан сайлап төзелгән «Аккан сулар» исемле беренче китабы, аннан соң 1999-2006 елларда Чаллы һәм Казан нәшриятларында «Балыкчы малайлар» дигән хикәяләр җыентыгы, «Аккан сулар», «Соңгы вальс», «Каеннар юлы» исемле повестьлары, «Бараҗ токымы» дигән тарихи-публицистик әсәре дөнья күрә.

1997 елда Рафаил Төхфәтуллин премиясе бирелә.

Ул - Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре.

Әсгать Сәлах - 2001 елдан Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Насыйров Ринат Сәхиулла улы - архитектор, нәкышче.

1942 елның 5 гыйнварында Башкорт АССРның Аургазы районны Толбазы авылында туа.

Ул «Татэнерго» административ бинасын, Казанның Кремль урамындагы Прокуратура бинасын (1973) һ.б.ны планлаштыру проектлары авторы. Чаллы шәһәрен архитектур-сәнгати бизәү планы авторларының берсе: «Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә һәйкәл» монументаль-скульптура композициясе (И.М.Ханов белән берлектә, 1974-1975), «Энергетик» мәдәният сараена каршы мәйдандагы фонтан (1980 еллар) һәм башкалар.

Төп әсәрләре: «Автопортрет» (1987), «Сабыен кочкан Мадонна» (1989), «Билгеләр» (1990-2003), «Аң сәяхәте» (1990), «Минем рухиятем» (1991), «Планетаның яратылышы» (1944) серияләре, «Эволюция» триптихы (1994), «Ислам дөньясы» (2000-2002), «Гыйракта туган уйлар» (2003), «Веда дәватлары» (2004) һәм башкалар.

"Татар информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса