Талантларны барлау
14 - 15 февральдә "АРТ Фестиваль - Роза ветров" Мәскәү Балалар хәйрия фонды, Бөгелмә муниципаль районы хакимияте ярдәме белән, балалар һәм яшүсмерләр иҗатына багышланган "Мәскәү - Бөгелмә транзит", "Роза ветров-2015" сигезенче Бөтенроссия конкурсын уздыра. Бәйге-фестивальдә 16 шәһәр һәм авыл җирлекләреннән барлыгы 600дән артык сәләтле бала катнашачак. Алар Бөгелмәнең Техника йортында...
14 - 15 февральдә "АРТ Фестиваль - Роза ветров" Мәскәү Балалар хәйрия фонды, Бөгелмә муниципаль районы хакимияте ярдәме белән, балалар һәм яшүсмерләр иҗатына багышланган "Мәскәү - Бөгелмә транзит", "Роза ветров-2015" сигезенче Бөтенроссия конкурсын уздыра.
Бәйге-фестивальдә 16 шәһәр һәм авыл җирлекләреннән барлыгы 600дән артык сәләтле бала катнашачак. Алар Бөгелмәнең Техника йортында һәм Сәнгать мәктәбе залында хореография, вокал, инструменталь музыка, халык уен коралларында уйнау номинацияләрендә көч сынашачак. Чыгышларны Россиянең әйдәп баручы белгечләре бәяли.
15 февраль көнне Техника йортында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы (сәгать 11дә) һәм гала-концерт (сәгать 12дә) узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа