Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Конституциягә төзәтмәләр кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтен үзгәртергә мөмкинлек бирәчәк

Таһир Һадиев илнең Төп Законында табигатьне саклау өстенлеген беркетү кирәклеген ассызыклады.

ТР Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты рәисе урынбасары Таһир Һадиев, Конституциягә табигатьне һәм әйләнә-тирә мохитне саклауга кагылышлы төзәтмәләр кертү Россия Президентының закончалыклы алымы, дип ассызыклады.

Аның фикеренчә, соңгы гасырларда экологиягә нык зыян килгән. Барлык кешеләрнең әйләнә-тирә мохиткә мөнәсәбәтен үзгәртергә кирәк. Россиядә алып барыла торган эзлекле һәм планлы эшләр барышын башкача карарга мөмкинлек бирәчәк.

«Һәркем  үзебез һәм балаларыбыз саф һава суласын, тирә-юнебез, йортыбыз чиста булсын өчен, суга да якынрак буласы иде дип тели", – дип билгеләп үтте Таһир.

«Вакыт узар һәм без үзебезне-үзебез танымабыз: “Элек ничек шулай була алдык икән?” – диярбез”, – дип өстәде спикер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса