Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Тагын ике бөгелмәленең тәүлек эчендә COVID-19 диагнозын расладылар

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә коронавирус белән авыруның 90 очрагы теркәлгән.

Аларның өчесе читтән кертелгән, 87се элемтә юлы белән йоктырылган. 32 кеше хастаханәгә салынган, 58 кеше өйдә дәвалана, диелгән ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәрендә.

Балигъ булмаганнар арасында авыруның 4 очрагы бар, чирләүчеләрнең күбесе 60 яшьтән 70 яшькә кадәргеләр - 24 кеше.

Казанда - 43, Чаллыда - 14, Түбән Кама районында - 5, Яшел Үзән районында - 4, Әлмәт, Лаеш һәм Тукай районнарында - өчәр, Актаныш, Бөгелмә, Биектау районнарында - икешәр, Азнакай, Арча, Буа, Югары Ослан, Зәй, Лениногорск, Минзәлә, Мөслим, Саба районнарында берәр кеше чир йоктырган.

Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 15 365 очрагы теркәлгән.

Барлыгы 11 757 кеше сәламәтләнгән, шул исәптән 98е узган тәүлектә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса