Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тагын ике бөгелмәле коронавирус белән авырган

Шулай ук күрш Әлмәт һәм Лениногорск шәһәрләрендә “COVID-19” диагнозы 1шәр кешедә ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 62 яңа очрагы теркәлгән.  Алар барысы да авыру кешеләр белән аралашкан. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Тугыз кеше хастаханәгә салынган, 53 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 2

18 яшьтән 30 яшькәчә – 6

30 яшьтән 50 яшькәчә – 18

50 яшьтән 60 яшькәчә – 15

60 яшьтән 70 яшькәчә – 10

70 яшьтән 80 яшькәчә – 8

80 яшьтән 90 яшькәчә – 3

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

Шәһәр һәм районнар буенча:

1. Казанда – 41

2. Аксубай районында – 3

3. Әлмәттә – 1

4. Балтач районында – 3

5. Бөгелмә районында – 2

6. Биектау районында – 1

7. Яшел Үзән районында – 1

8. Кукмарада – 2

9. Лениногорск районында – 1

10. Түбән Кама районында – 1

11. Яңа Чишмә районында – 2

12. Нурлатта – 2

13. Питрәч районында – 1

14. Тукай районында – 1

Татарстанда коронавирусны диагностикалауның бөтен чорында 9 428 “Covid-19” авыруы ачыкланган, шуларның 8 274 кеше, шул исәптән 51 узган тәүлектә терелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса