Тагын өч бөгелмәле соңгы тәүлек эчендә коронавирус йоктырган
Татарстанда 45 яңа COVID-19 очрагы теркәлгән.
Татарстанда соңгы тәүлектә 45 коронавирус очрагы теркәлгән, аларның өчесе Бөгелмә районында, дип хәбәр итә Covid-19га каршы көрәш буенча оперштаб.
Дүрт кешенең республикага йогыш китерүе билгеле, калганнары Татарстан территориясендә йоктырган.
Сәламәтлек саклау министрлыгында 23 кеше хастаханәгә урнаштырылды, 22 кеше өйдә дәвалана, дип аңлаттылар.
Йогыш географиясе буенча антистатистикага түбәндәге муниципалитетлар керде: Казан, Чаллы, Азнакай, Аксубай, Актаныш, Әлки, Әтнә, Бөгелмә, Зәй, Лаеш, Лениногорск, Түбән Кама, Питрәч.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа