Тагын бер бөгелмәленең коронавирус белән авыруы теркәлде
Бүгенге көндә республикада коронавирус белән авыруның 46 очрагы ачыкланды.
Татарстанда коронавирус инфекциясенең 46 яңа очрагы ачыкланды, аларның 2се – читтән кертелгән, калганнары – элемтәдә булу нәтиҗәсе дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
“Унөч кеше хастаханәгә салынган, 33е өйдә дәвалана”, – дип аныкладылар ведомствода.
Инфекция йоктыручыларның күбесе 30-50 яшь (16 кеше) һәм 60-70 яшь (12 кеше) аралыгында ачыкланган.
Инфекциялеләрнең күбесе Казанда табылган. Биредә 28 кеше авыруны йоктырган.
Яр Чаллыда – 2
Әлмәттә – 1
Балтач районында – 1
Бөгелмә районында – 1
Яшел Үзәндә – 4
Кайбыч районында – 1
Кама Тамагы районында – 2
Кукмарада – 1
Питрәч районында – 2
Саба районында – 1
Тәтеш районында – 1
Теләче районында – 1
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8328 кеше авырды. Аларның 7344 меңнән артыгы савыккан, шул исәптән 86е – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа