Тагын бер бөгелмәленең COVID-19 белән авыруы теркәлде
Бүгенге көндә республикада коронавирус белән авыруның 47 очрагы ачыкланды.
Татарстанда узган тәүлектә яңа Covid коронавирусның 47 очрагы теркәлгән, аларның 1се-читтән кертелгән, калганнары – элемтәдә булу нәтиҗәсе дип хәбәр иттеләр ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
"Җиде кеше хастаханәгә салынган, 40ы өйдә дәвалана", – дип аныкладылар ведомствода.
30дан 50 яшькә кадәр авыручылар арада иң күбе – 26 кеше. 18 яшьтән 30 яшькә кадәр һәм 50дән 60 яшькә кадәр булган кешеләр дә күп – 6шар кеше. 60 яшьтән 70 яшькә кадәр – 5 кеше. Шул ук вакытта йогышлы авырулар арасында бер балигъ булмаган һәм 70тән 80 яшькә кадәрге өч кеше бар.
Иң күп авыручылар Казанда – 36 кеше. Башка муниципалитетлар арасында Covid-19 зарарлану очрагы күплеге буенча Нурлат районы алда бара – 3 кеше. Яр Чаллы, Бөгелмә, Буа, Яшел Үзән, Кама Тамагы, Кукмара, Лаеш, Питрәч районнарында берәр авыру ачыкланган.
Татарстанда яңа коронавирус инфекциясе пандемиясе башланганнан бирле барлыгы 8 мең 282 кеше авырган. Аларның 7 мең 258е савыккан, шул исәптән 162се – узган тәүлектә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа