Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Тагын 1 бөгелмәле коронавирус белән авырган

Шулай ук күрше Әлмәт шәһәрләрдә “COVID-19” диагнозы ике кешедә ачыкланган.

Татарстанда тәүлек эчендә Covid-19 коронавирусы белән зарарлануның 51 яңа очрагы теркәлгән.  Бер кеше чирне республикадан читтә йоктырган, 50 кеше авырулар белән элемтәдә булган. Бу хакта ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

«25 кеше хастаханәгә салынган, 26 кеше өйдә дәвалана», – диелә хәбәрдә.

Яшь төркемнәре буенча:

18 яшькә кадәр – 1

18 яшьтән 30 яшькәчә – 3

30 яшьтән 50 яшькәчә – 15

50 яшьтән 60 яшькәчә – 8

60 яшьтән 70 яшькәчә –13

70 яшьтән 80 яшькәчә – 5

80 яшьтән 90 яшькәчә – 6

90 яшьтән өлкәнрәкләр арасында чирләп китүчеләр юк.    

 

Авыручыларның күбесе Казанда теркәлгән, анда 23 кеше чир йоктырган.

Яр Чаллыда – 11

Әлмәттә – 2

Бөгелмәдә – 1

Югары Ослан районында – 1

Алабугада – 1

Менделеевск районында – 1

Минзәләдә – 2

Түбән Кама районында – 1

Нурлатта– 5

Питрәч районында – 1

Балык Бистәсе районында – 1

Тукай районында 1

 

Эпидемия башланганнан алып республикада коронавирус инфекциясенең 18 235 очрагы ачыкланган, 14 937 кеше (шуларның 95е – узган тәүлектә) терелгән.

89 223 кеше «Спутник V» вакцинасын ясаткан, шуларның 20 564 икенче дозаны алган. Республикага барлыгы 115 822 комплект вакцина дозасы (шуларның 77,0 проценты файдаланылган) кайткан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса