Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табигать – тиңсез хәзинә

17 февраль көнне Татар Димскәе мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Табигать - тиңсез хәзинә» дигән мәгълүмат сәгате үтте. Чара планетабыз, табигатенең торышы, кешелекне борчыган экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре, табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре, туган авылыбыз табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды. Мәгълүмат сәгатендә балалар безнең як урманнарында үсә торган...

17 февраль көнне Татар Димскәе мәдәният йортында, китапханә белән берлектә, «Табигать - тиңсез хәзинә» дигән мәгълүмат сәгате үтте.

Чара планетабыз, табигатенең торышы, кешелекне борчыган экологик мәсьәләләрнең барлыкка килү сәбәпләре, табигать байлыкларын саклау буенча җаваплылык хисләре, туган авылыбыз табигатенә мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылды.

Мәгълүмат сәгатендә балалар безнең як урманнарында үсә торган агачларның файдасын һәм нинди максатларда кулланылуын, сулыкларны саклау һәм аларны чистарту, туфракка зыян китерүче факторларны ачыкладылар. Шулай ук, «Гөмбә җыю», «Үсемлек яки хайванны таны» дигән конкурслар, «Кем белә», «Ярый - ярамый» уеннарын уйнадылар.

«Туган ягым - яшел бишек» дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды.

Гөлнара Рәхимова, мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе.

Зелера Камалиева, китапханәче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса