Табиблар бөгелмәлеләрдә коронавирус белән авыруның 6 очрагын теркәгән
Күрше Әлмәт районда коронавирус белән ике кеше авырган.
Татарстанда соңгы тәүлектә Covid-19 коронавирус инфекциясе йоктыруның 95 яңа очрагы ачыкланган. Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Авыруның барлык очраклары да контактлылар. Унике кеше хастаханәгә озатылган, 83 кеше өендә дәвалана», – дип искәрттеләр ведомствода.
Яшь төркемнәре буенча:
18 яшькәчә – 0
18 яшьтән 30 яшькәчә – 9
30 яшьтән 50 яшькәчә – 36
50 яшьтән 60 яшькәчә – 26
60 яшьтән 70 яшькәчә – 14
70 яшьтән 80 яшькәчә – 8
80 яшьтән 90 яшькәчә – 2
90 яшьтән өлкәнрәкләр авыручылар юк.
Шәһәр һәм районнар буенча җыентык:
1. Казанда – 43
2. Яр Чаллыда – 16
3. Аксубай районында – 1
4. Әлки районында – 1
5. Әлмәттә – 2
6. Арча районында – 1
7. Әтнә районында – 1
8. Балтач районында – 2
9. Бөгелмә районында – 6
10. Буа районында – 1
11. Югары Ослан районында – 4
12. Алабугада – 1
13. Яшел Үзән районында – 2
14. Мамадышта – 1
15. Түбән Кама районында – 5
16. Нурлатта – 3
17. Тукай районында – 3
18. Теләче районында – 1
19. Чистай районында – 1
Бүгенге көндә Татарстанда Covid-19 инфекциясенең 11 597 очрагы теркәлгән.
10 159 кеше, шул исәптән 83е узган тәүлек эчендә сәламәтләнде.
Исегезгә төшерәбез, “Роспотребнадзор”ның киңәшләрен үтәргә: битлек кияргә һәм социаль дистанцияне үтәргә кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа