Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табиб коронавирустан терелгәннән соң нәрсәне тикшерергә кирәклеге хакында сөйләде

Канга гомуми анализ, С-реактив аксым һәм ферритинга анализ тапшырырга, канның оешу сәләтен, бавыр һәм бөерләрнең күрсәткечләрен тикшерергә, миокард торышын бәяләргә кирәк.

Коронавирустан терелгәннән соң авыруның нәтиҗәләрен күзәтергә, шулай ук кайбер анализлар тапшырырга кирәк. Бу хакта «Российская газета» яза.

Әйтик, канга гомуми анализ, С-реактив аксым һәм ферритинга анализ тапшыру, канның оешу сәләтен, бавыр һәм бөерләрнең күрсәткечләрен тикшерү, миокард торышын бәяләү зарур.

«Боларның барысы да сәламәтлек торышының объектив картинасын булдырырга ярдәм итәчәк һәм организмда калган ялкынсыну процессларын, анемия һәм тромб хасил булу куркынычын булдырмаска мөмкинлек бирәчәк», - дип ачыклык кертте Хеликс Лобаратория хезмәте медицина докторы Дмитрий Денисов.

Моннан тыш, D витаминын һәм кандагы лактат күләмен тикшерергә кирәк, ул кислород кытлыгын күрсәтәчәк.

Шулай ук организмның инфекциягә иммун җавабын ачыклау өчен антитәнчекләр күләмен тикшерү зарур.

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса