Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Табиб кайнар бәрәңге белән ингаляция ясау нәтиҗәсез һәм куркыныч булуын әйтте

Кайнар бәрәңгене ингаляция чарасы буларак куллану еш кына сулыш юлларының пешүе белән төгәлләнә.

Кайнар бәрәңге белән ингаляция ясау сәламәтлеккә куркыныч тудыра. «Доктор Комаровский» буларак билгеле табиб һәм телетапшырулар алып баручы Евгений Комаровский үзенең YouTube-каналында шул хакта кисәтте.

«Шундый ингаляцияләрдән соң сулыш юлларын пешергән күпме баланың хастаханәгә озатылуын күрсәгез, чәчегез үрә торыр иде», — дип билгеләп үтте белгеч.

Табиб ингаляциянең мондый алымын нәтиҗәсез дип атады һәм аның цивилизацияле илләрдә тыелырга тиешлеген искәртте.

Комаровский балаларын кайнар бәрәңге парын суларга мәҗбүр итүче ата-аналарны сабыйның аркасын каеш белән яручылар белән чагыштырды. «Болар икесе дә җинаятькә тиң», — диде ул. 

Чыганак: "Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса