Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сүз дә дәвалый

“Ялкын” социаль приютында тәрбияләнүчеләр балалар хастаханәсенә барып “Һәркемгә – елмаю” дип аталган чара үткәрделәр.

Уен-көлке, шат елмаюлар бу көнне 15 бала өчен иң нәтиҗәле дару булды: кызлар һәм малайлар уйнадылар, шаярдылар, бер-берсе белән якыннан таныштылар һәм хастаханәдә күңелсез дип санала торган вакытны рәхәтләнеп уздырдылар.    

    Очрашу ахырында чараны оештыручылар балаларга шарлар бүләк иттеләр. “Әти-әниләрдән, якын дуслардан башка, хастаханәдә күңелсез, билгеле. Әмма бүген балалар бик шат булдылар – “очрашу” дигән микстура бик файдалы булды,” – ди елмаеп, балалар хастаханәсенең икенче бүлегендә эшләүче шәфкать туташы Надежда Николаевна.   

Анастасия НАТАЛЬИНА директор урынбасары   

  Элеонора ФӘТКУЛЛИНА фотосы 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса