Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөйләшсәк тә төрле телләрдә...

Узган җомга көнне шәһәребезнең 11нче мәктәбендә Бөгелмә муниципаль районы гомуми белем бирү учреждениеләренең милли мәгарифкә кураторлык итүче директор урынбасарларының “Укыту һәм тәрбия бирүнең гамәли юнәлеше нигезендә, туган як мәдәниятен өйрәнү, этнокультура проектларын һәм программаларын тормышка ашыру” дип аталган семинары булып узды.

Мәктәпнең укытучылар һәм укучылар коллективы кунакларны якты йөз белән каршы алды.

Семинарны мәктәпнең тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Гөлшат Илдус кызы Талыйпова ачып җибәрде. Ул мәктәпнең милли проектлары һәм программаларының тормышка ашырылу нәтиҗәләре белән таныштырды. Аның чыгышыннан соң, килгән кунаклар, өч төркемгә бүленеп, инглиз, рус, мордва телләреннән дәресләр карадылар. Дәрестән тыш эшчәнлек буенча “Мәрьям һәм аю” әкиятен сәхнәләштереп күрсәттеләр, “Халык киемнәрендәге орнамент бизәкләр”, “Татарстан – туган җирем”, “Мин яратам сине, Татарстан!” кебек мәдәни чаралар үткәрелде. Шулай ук мәктәп фойесында агачка уеп ясалган декоратив рәсемнәр (3нче сыйныф), Татарстанның әдәби картасы (6нчы сыйныф), башлангыч сыйныф укучыларының “Матурлыкта - гадилек” картиналар галереясы, Славян талисманнарыннан (2нче сыйныф)бик матур күргәзмә оештырылган иде.

Мәктәпнең география һәм информатика укытучысы  Алексей Вениаминович Дятлов педагогларга “II дәрәҗә Суворов орденлы Кызыл Байраклы 352нче Орша уклы дивизиясе” дип аталган мәктәп музеена экскурсия ясады.

Үзем булырга туры килгән 4нче сыйныф укучылары өчен үткәрелгән “Фразеологизмнар” темасы буенча туган рус теле дәресе турында аерым билгеләп үтәсем килә. Дәресне башлангыч сыйныф укытучысы Ләйсән Рәүф кызы Әҗәхмәдова алып барды. Укытучы дәресне төрле форма һәм алымнар кулланып уздырды. Эш төрләре дә мавыктыргыч итеп, укучыларның яшь үзенчәлекләренә туры китереп сайланган. Әлеге “Фразеологизмнар” темасын өйрәнгәндә, материалның иң әһәмиятлесен ассызыклап һәм аларны ныгыту юлы белән укучыларның практик эшчәнлеген үстерергә ярдәм итте. Остаз үзенең укучыларының мөстәкыйль фикерләү мөмкинлегеннән оста файдаланды, һәрбер укучыны үзлегеннән белемнәрне үзләштерергә, мәгълүмат тупларга өйрәтте. Укучылар кабатлаулар аша ачык, төгәл үтәлә торган, хаталарсыз башкарыла алган күнекмәләр алдылар. Укытучы куйган максатына иреште. Дәрестә өстәмә материал, технологик күрсәтмәлелек куллану укучыларның активлыгын үстерергә ярдәм итте. Соңыннан мәгариф идарәсе милли мәсьәләләр бүлеге методисты Гөлнур Рәис кызы Хисамова тарафыннан семинар эшенә нәтиҗә ясалды. 

 

Сиринә Хәмидуллина,

туган тел һәм әдәбияты укытучысы

Фото - мәктәп фондыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса