Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Сөйкемле Шүрәле”

1 июнь көнне ТР Мәдәният министр-лыгы "Сөйкемле Шүрәле" - "Обаятельный Шурале" V Халыкара иҗади эшләр бәйгесенә нәтиҗәләр ясады.

И. ИБӘТУЛЛИНА,
"Үзәкләштерелгән район клуб системасы" учреждениесе директоры.
Әлеге конкурс агымдагы елның 1 апреленнән 15 маена кадәр дәвам итте. Чараның өченче турына Татарстан-ның 12 шәһәреннән һәм Россиянең башка төбәкләреннән: Башкортстан, Чувашия Республикалары, Пермь, Омск өлкәләре, Саратов һәм Әстерхан шәһәрләре вәкилләре үтте. 22 районнан барлыгы 130 иҗади эш кабул ителгән иде.
Бәйгедә безнең районнан Акбаш күпфункцияле үзәге, Зеленая Роща, Ключи, Березовка, Иркен авыл мәдәният йортлары түгәрәкләренә йөрүчеләр-
нең, Бөгелмәнең "Аҗаган" яшүсмерләр үзәге вәкилләренең эшләре катнашты.
Финалга Акбаш күпфункцияле үзәге, Зеленая Роща авыл мәдәният йорты, "Аҗаган" яшүсмерләр үзәге үтте. Алар өчен күргәзмә ачу, лауреатларны бүләкләү, Казан шәһәренең 1 нче балалар сәнгать мәктәбе базасында оештырылган мастер-классларда катнашу, "Әкият" курчак дәүләт театры спектаклен тамаша кылуны үз эченә алган мәдәни программа каралган иде.
Йомгаклау өлешендә нәтиҗәләр ясалды һәм төрле номинацияләрдә җиңүчеләр бүләкләнде. I дәрәҗәдәге лауреат дипломы һәм кыйммәтле бүләк белән Тимур Сафин (Акбаш күпфункцияле үзәге, җитәкчесе - Юлия Сафина) бүләкләнде. II дәрәҗәдәге лауреат дипломы Валерия Насоновага (Зеленая Роща авыл мәдәният йорты, җитәкчесе - Ольга Миронова) һәм Әминә Мортазинага ("Аҗаган" яшүсмерләр үзәге, җитәкчесе - Венера Әхмәтова) насыйп булды. Бәйгедә катнашучы дипломы белән Богдан Сухов (Березовка авыл мәдәният йорты, җитәкчесе - Галия Үзбәкова), Татьяна Малахова (Ключи авыл мәдәният йорты, җитәкчесе - Нина Леонтьева), Гөлназ Нуретдинова (Зеленая Роща авыл мәдәният йорты, җитәкчесе - Ольга Миронова), Рәвинә Сабитова (Иркен авыл мәдәният йорты) билгеләп үтелде. Бөгелмә муниципаль районы авыл мәдәният йортлары эшләренең Халыкара бәйгедә җиңүләре зур казаныш һәм киләчәктә нәтиҗәле эшләүгә җитди стимул булып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса