Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

СВОда катнашучы бала тудыру йортыннан хатынын һәм улын каршы алды

Сугышчы гаиләсендә икнче малай туган.

Бөгелмәнең бала тудыру йортында хәрби хезмәткәрнең хатынын һәм яңа туган улын тантаналы өйгә озату чарасы узды. Хатынын каршы алырга баланың әтисе килгән, ул хәрби хезмәтне СВО зонасында үтә. Сугышчы гаиләсендә икнче малай туган. 2 сентябрьдә дөньяга килгән малайга Матвей дип исем кушканнар.

Әнине улы тууы белән котладылар, чәчәкләр, яңа туган балалар өчен традицион җыелманы Башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Ольга Плеханова һәм Бөгелмә үзәк район хастаханәсе баш табибы урынбасары Равил Шаһиев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса