Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

СВО зонасына Бөгелмәдән гуманитар ярдәм машинасы килеп җиткән

Йөк Бөгелмә районы һәм Бөгелмә эксплуатация локомотив депосы халкы көче белән җыелган.

Бөгелмәдән СВО зонасына 1 миллион сумнан артык суммага ике тоннага якын гуманитар йөк китерелгән.

Безнең сугышчылар җылы әйберләр, азык-төлек, генераторлар, бензопилалар, рацияләр, мич-буржуйкалар алдылар. Күп нәрсә Донецк хәрби госпиталенә китә: кварц лампалары, тонометрлар, җиһазлар, медицина кирәк-яраклары, медикаментлар, шул исәптән вирусларга каршы чаралар. Шулай ук безнең сугышчыларга "Кайтырга вәгъдә итәм!" хәйрия акциясе буенча вареньелар килеп иреште. Бу махсус, җанны җылытучы, гуманитар ярдәм — варенье банкалары.

Йөк Бөгелмә районы һәм Бөгелмә эксплуатация локомотив депосы халкы көче белән җыелган. Шәхси автотранспорт чарасы белән Бөгелмә станциясенең эксплуатация локомотив депосының беренчел профсоюз оешмасы рәисе озата килә.

2023 ел башыннан 66,5 тонна авырлыктагы 22 гуманитар йөк җибәрелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса