Светлана Соколова Италиядә узачак кышкы триатлон буенча дөнья чемпионатына сайлап алынды
18 гыйнварда Петрозаводскида (Карелия Республикасы) кышкы триатлон буенча Россия чемпионаты узды.
Ярыш нәтиҗәләре буенча Әлмәт кызы Светлана Соколова хатын-кызлар арасында чемпион булды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Ярышларда 18 төбәктән килгән сиксәннән артык спортчы катнашты.
Чемпионат кысаларында шәхси узыш та булды. Ул үз эченә йөгерү, велосипед һәм чаңгы узышын алды.
Ул шулай ук 6-10 февраль көннәрендә Италиядә узачак кышкы триатлон буенча дөнья чемпионатына сайлап алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа