Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Светлана Рагулина: “Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләрнең бер көндә генә бетәсе юк”

Узган елның 11 аенда 213 бөгелмәле төрле җәнлекләр һөҗүменә дучар булган. Үзәк район хастаханәсенең кабул итү бүлегендә нәкъ әнә шул сан теркәлгән. Һөҗүм иткәннәр арасында сукбай этләр дә, йорт хайваннары да бар.

Бөгелмә урамнарындагы сукбай этләр һәркемгә таныш күренештер инде ул. Шәһәр халкы мэрия әһелләреннән койрыклы афәтләр санын кыскартуны сорыйлар

Моны ничек итеп гуманлырак юл белән эшләргә икәнен “Яшәүгә хокук. Бөгелмә шәһәре” коммерцияле булмаган оешма (АНО “Право на жизнь г. Бугульма”) иреклеләре белә. Алар, эштән һәм гаиләдән буш булган вакытларында шәһәребезнең сукбай җәнлекләре язмышы проблемаларын хәл итәргә тырыша. Узып киткән елда бу игелекле затларның проектлары тагын бер тапкыр РФ президенты грантын отты. 

“Яшәүгә хокук. Бөгелмә шәһәре” коммерцияле булмаган оешма 2019 елның гыйнварында теркәлгән, әмма алар волонтерлык эшчәнлеген күпкә алдарак башлап җибәргән иде инде. Рәсми статус алу ни өчен кирәк булган соң? 

Президент грантларында катнашу өчен кирәк иде. Бу гаять мәшәкатьле һәм шактый ук кыйммәтле эш булып чыкты, әмма үкенерлек түгел. 2019 елда откан грант акчасына без 103 этне һәм 58 песине стерильләштердек.ул вакытта сүз бары тик өй җәнлекләре турында гына бара иде. Бөгелмәлеләр аерым  билгеләнгән ветеринария клиникаларына үзләре туттырган анкетаны китерәләр һәм грант откан команда аны карап, берничә сукбай эт я песи тотучы шәһәрдәшләребезгә, пенсионерларга дүрт аяклы дусларын түләүсез стерильләштерергә мөмкинлек бирделәр. Бу юлы исә безнең “Иясезләрне стерильләштерү: комплекслы караш – куркынычсыз шәһәр” (“Стерилизация бездомышей: комплексный подход безопасный город”) проекты тагын грант отты. Сумма 1 550 626 сум тәшкил итә. Бу акчага этләрне һәм аларның көчекләрен паразитлардан эшкәртү, вакцинацияләү, стерильләштерү, чип һәм бирка тагу күздә тотыла. Җәнлекләрнең бер өлеше гаиләләргә тапшырылачак. Бер өлеше кабат үз яшәү урынына кайтарылачак. 

Яңа проект, гомумән, нәрсәне күздә тотып эшли?

– Без грантны маэмайларның гаиләсенә мөнәсәбәттә: этнең үзенә һәм өч айга кадәр булган көчекләренә готтык. Эшнең шундый формасын сайларга булдык, чөнки башкача шәһәр урамнарындагы иясез җәнлекләр үрчүеннән башкача котылып булмый. Әнкә этне стерильләштерсәк, аның көчекләре үрчем бирәчәк. Көчекләр белән генә эшләгәндә – әнкә эт балалавын дәвам иттерәчәк. Шуңа күрә аларның тулы гаиләсе белән эш итәргә булдык.  Узган елның 11 аенда 384 этне, 105 песине стерилҗләштердек. Җәнлекләргә мөмкин кадәр уңайлылык тудырырга, урнаштырырга тырышабыз. Малай көчекләрне гаиләле итү җиңелрәк, кызларны алырга бик ашкынып тормыйлар. Шулай да без дүрт аяклы дусларның 70 процентын хуҗалы итәргә дигән максат куйдык, әлегә бу кулдан килә. Әлбәттә, көчекләрне теләбрәк алалар, ә олы этләрне алырга теләүчеләр юк. 2-3 ай тоткач, андыйларны кире иреккә – элек яшәгән урыннарына җибәрәбез. Ул инде санитар эшкәртү узган, стерильләштерелгән, котыру чиренә каршы прививкалы, чиплы, колагында зәңгәрсу төстәге биркасы була. Үтенеп сорыйбыз, шәһәр урамнарында шундый эт күрсәгез, аны рәнҗетмәгез, мөмкин булса, ашатыгыз, эчертегез.

Этләребезгә хуҗаларны Бөгелмә шәһәреннән генә түгел, ә райондагы авылларданда, бөтен Татарстаннан, ә тагын Башкортстан, Оренбург һәм Самара өлкәләреннән дә эзлибез. Социаль челтәрләрдә, инстаграмда, “авито”да, газеталарда белдерүләр чыгарабыз. Килеп алучыларга юл хакын үзебез түлибез, җәнлекләрне тоту эшләрен дә үзебез башкарабыз (бер кыргый этне тотып алу берничә көнгә сузылып,  өчен кайчакта 30ар кило ит кисәкләре кирәк була), йоклату өчен препарат алабыз (1 тюбигы 2 мең сумга якын тора). 2-3 ай дәвамында этләрне, көчекләрне тәрбияләү, карап тоту да безнең өстә.

Язманың тулы вариантын "Бөгелмә авазы" газетасының 15 гыйнвардә чыккан 1нче санында укый аласыз.

Автор: Наталья Быстрова

Әлфинур Шәвәлиева тәрҗемәсе

Фото: Светланы Рагулинаның шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса