Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Суык Чишмә авылында үзара салым кертү акчасына балалар мәйданчыгы урнаштырылачак

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров язгы-җәйге чорда балалар мәйданчыгы сатып алыначак һәм урнаштырылачак ышандырып әйтте.

Гражданнарны шәхсән кабул итү вакытында Бөгелмә муниципаль районы башлыгы Линар Закировка Суык Чишмә авылында яшәүче Олеся Ковалева  мөрәҗәгать итә. Ул  авылда балалар мәйданчыгы урнаштыруны сорый. Бөгелмәле сүзләренә караганда, биредә балаларга уйнарга урын юк. Халык мәйданчыкны үзара салым кертү акчасына  урнаштыруга риза. Әмма кирәкле җиһазларны сатып алу һәм урнаштыру өчен бу акча гына җитми.

Бөгелмә районы башлыгы Линар Закиров, җитмәгән өлешне, һичшиксез, финансланачагын, ышандырып әйтте. Язгы-җәйге чорда балалар мәйданчыгы сатып алыначак һәм урнаштырылачак.

Шәһәр мэры шулай ук балалар поликлиникасы фельдшеры белән дә аралашты.   Ул максатчан программа кысаларында белемен күтәрү теләген белдерде. Төзелеш оешмасы директоры исә республика һәм федераль программалар кысаларында, объектлар төзү һәм ремонтлау буенча хезмәтләр тәкъдиме белән мөрәҗәгать итте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса