Сугыш хатын-кыз йөзле түгел: Серафима Снегирева тарихы
Бөек Ватан сугышы чорында ул Бөгелмә эвакуация госпиталендә табиб-инфекционист булып эшли.
Бөек Ватан сугышы тәмамлануга 75 ел узды. Әмма фронтовикларның язмышлары бүгенге көнгә кадәр күңелләребезне борчый, солдат хатын-кызларының фронт тормышы сәхифәләре аеруча кызыксыну уята, һәм Бөгелмә туган якны өйрәнү музее үз укучыларын сугыш кичергән якташларыбыз – хатын-кызлар язмышы белән таныштыруны дәвам итә.
Хәзер күз алдына да китерүе кыен, әмма 800 меңнән артык хатын-кыз сугыш елларында солдат булган. Алар артиллериядә, элемтә гаскәрләрендә, разведкада, санинструктор булып хезмәт итәләр, партизан отрядларында көрәшәләр. Ә фронтта һәм тылда безнең табиблар, шәфкать туташлары, фельдшерларыбыз күпме батырлыкһәм каһарманлык үрнәкләре күрсәттеләр!? Аларның кайгыртучан куллары һәм шәфкатьле йөрәкләре йөзләгән мең совет солдатын коткарды: пулялар сызгырганда һәм снарядлар шартлаганда, сугыш кырларыннан яралыларны алып чыктылар, тәүлекләр буе операция өстәле яныннан китмәделәр. Урындда яткан авыр яралы һәм авыру сугышчылар янында кизү тордылар, яралыларга даими рәвештә үз каннарын бирәләр.
Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан хәрби-медицина оешмаларының иң зур туплану үзәкләренең берсе булып тора. 1941-1945 елларда республика территориясендә 80нән артык эвакуация госпитале төзелә, аларның бер өлеше медицина белгечләре штаты туплаганнан соң шунда ук фронт районнарына озатыла, ә 75 госпиталь Татарстанда эшли.
1941 елның 20 июненнән 1945 елның 16 сентябренә кадәр Бөгелмәдә 2784 нче эвакуация госпитале эшли. Башта ул шәһәрдәге уналты бинада “чәчелеп” урнашкан була, ә 1942 елның октябреннән өч бинада эшли башлый.
Тулаем эшләү дәверендә Бөгелмә эвакогоспиталендә 7 800 Кызыл Армия солдаты һәм командиры дәваланган. Госпиталь начальнигы – 3 ранг хәрби табиб Лапшин Иван Иванович. 20 табиб һәм 60 шәфкать туташы совет сугышчыларының сәламәтлеген торгызуда көнне-төнне белми, үзләре белән хисаплашып тормый эшлиләр. Алар арасында-табиб-инфекционист Серафима Павловна Снегирева да була.
Серафима Павловна 1904 елда Куйбышев өлкәсе Буян авылында туа. 1925 елда Куйбышев медицина техникумын тәмамлый һәм Глазово хастаханәсендә фельдшер-акушер булып эшли. 1932 елда Казан медицина институтына укырга керә һәм, аны тәмамлагач, Бөгелмәдә йогышлы авырулар бүлегендә 1941 елга кадәр эшли…
Серафима Снегирева истәлекләреннән: “1941 елда, июль аенда, мин 2784нче хәрби госпитальгә мобилизацияләндем һәм анда башта терапия бүлегенең өлкән ординаторы, аннан соң ябылганчы – 1945 елның октябренә кадәр бүлек башлыгы булып эшләдем. 1941 елның 13 сентябрендә беренче килеп төшкән яралыларны вокзалдан атларда ташыдык, санитар поездларны бушату эшенә шәһәр җәмәгатьчелеге һәм госпитальнең барлык персоналы мобилизацияләнә иде...”
Яраларны поездлардан төшерү, ташу бик авыр була, чөнки моның өчен җайлаштырылган махсус платформалар юк, поездларны еш кына запас юлларга куялар иде.
Госпитальдә эшләгән вакытта С.П. Снегиревага “медицина хезмәте капитаны” званиесе бирелә. Ул “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Германияне җиңгән өчен” медале һәм 2784нче эвакогоспиталь командованиесе тарафыннан 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорында Кызыл Армиянең яралы офицерларына һәм сугышчыларына яхшы дәвалау һәм хезмәт күрсәтүе өчен Мактау грамотасы белән бүләкләнә.
Бөтен дөньяда хәзер коронавирус инфекциясенә каршы көрәш алып барыла. Алгы сызыкта – медицина хезмәткәрләре. Көн саен, үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, алар, нәкъ шул 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы елларындагы кебек, кеше гомере, кешелек язмышы өчен көрәшәләр. Табиблар, дөньяны игелеклерәк һәм мәрхәмәтлерәк итүнең нәни генә мөмкинлегеннән дә файдаланырга тырышып, кешеләргә ярдәм итәргә омтылып, үз-үзләрен аямыйча хезмәт күрсәтүләрен әле дә булса дәвам иттерәләр.
Гүзәл АНДРЕЕВА,
Бөгелмә туган якны өйрәнү музее белгече
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа