Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

“Сугыш хатын-кыз йөзле түгел”: Ольга Афанасьевна Гендель

Тәрбиячеләр сугыш елларында Җиңүгә зур өлеш керттеләр. Алар балаларны коткарып кына калмадылар, алар безнең киләчәгебезне коткардылар.

Бөгелмә Туган якны өйрәнү музее “Сугыш хатын-кыз йөзле түгел” дигән мәкаләләрдә язмышлары безнең шәһәр белән тыгыз бәйләнгән кыю йөрәкле, көчле ихтыярлы хатын-кызлар язмышы турында сөйләвен дәвам иттерә. 

Ольга Афанасьевна Гендель. Ул 1901 елда Самара губернасының Бөгелмә өязе арамалы авылында (хәзерге Азнакай районы) урта хәлле Афанасий Ефимович Болотов гаиләсендә туа. Гаилә 12 кешедән тора. Әнисе хуҗабикә булган. Кыз 3 яшеннән Бөгелмә шәһәрендә ялланып балта остасы булып эшләүче бабасы – әтисенең әтисе Ефим Степанович Болотов гаиләсендә тәрбияләнә.   

8 яшьтән Ольга Пушкин исемендәге мәктәптә укый. 1919 елда, бабасы һәм әбисе вафатыннан соң, мөстәкыйль рәвештә яши башлый, 1921 елга кадәр 1нче баскыч мәктәптә белем ала. 1921 елдан 1926 елга кадәр Бөгелмәдә Л. Н. Толстой исемендәге балалар йорты мәктәбендә тәрбияче һәм пионервожатый булып эшли.

1926 елдан 1927 елга кадәр ВЛКСМның Бөгелмә кантон бюросы рәисе итеп сайлана. 1927–1929 елларда Казан шәһәрендә педагогия техникумында укый. 1929 елдан 1931 елга кадәр – Бөгелмә шәһәренең тимер юл балалар бакчасында мөдир, 1931 елдан 1932 елга кадәр Бөгелмә шәһәрендә “Октябренок” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. 1932 елдан 1нче балалар бакчасы мөдире була.

Ольга Афанасьевна истәлекләреннән күренгәнчә, Бөек Ватан сугышы елларында ул балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән. Бик авыр шартларда яңа балалар бакчалары оештырыла. Балаларны ачлыктан саклап калу, алар күңеленә чак кына булса да балачак яме кертү, акыл өчен дә, күңел өчен дә файдалы шөгыльләр оештыру өчен балаларга карата зур мәхәббәт, чиксез сабырлык кирәк була. Тәрбиячеләр әтиләре төрле фронтларда сугышкан, ә әниләре тылда көненә ике-өч норманы үтәп хезмәт иткән сабыйларны, чын мәгънәсендә, коткарып калалар.

Вакытлар узу белән барлык балалар бакчалары да интернатка әйләнә. Төрле яшьтәге зәгыйфь һәм авыру балалар бирегә эвакуация пунктларыннан ук килеп эләгә. Еш кына алар үз исем-фамилияләрен дә белмәгән.

Кечкенә балалар сугыш турында белә, әмма алар өчен бу бик авыр һәм катлаулы була. Урамга йөрергә чыккан вакытларда алар совет армиясе формасындагы солдатларга игътибар итәләр. Күп кенә бәйрәмнәрдә Совет армиясе сугышчылары да катнаша. Нәниләр аларга үз рәсемнәрен күрсәтәләр, үз куллары белән ясаган бүләкләрен тапшыралар, немецларга каршы ничек сугышуларын сорашалар. Тәрбиячеләр балаларга фронтка хатлар язарга булышалар. Һәр баланың фронтта кеме дә булса сугыша.  Балалар әтиләренең ничек хезмәт итүләре, алардан алынган хатлар, бүләкләре турында кызыксыналар.

Педагоглар балаларны сүз белән генә түгел, иң беренче чиратта, шәхси үрнәк белән тәрбияли. Барлык тәрбиячеләр дә бик катлаулы шартларда хезмәт куя: ачлы-туклы йөриләр, йокы туйганчы йоклый алмыйлар, ял көннәре һәм отпускылары бөтенләй булмый, тик алар балалар белән шаярырга, елмаерга, уйнарга һәм, әлбәттә, шөгыльләнергә көч табалар, кайчагында баланың әти-әнисен дә алыштыралар.  Музыка курку турында онытырга, кырыс чынбарлыктан котылырга ярдәм итә. Хәтта бомбежкалар вакытында да җыр үз эшен башкарган бит. Эвакуацияләнмәгән балалар бакчаларын бомбоубежищега күчерәләр. Анда бик караңгы һәм куркыныч була, балалар караңгылыктан бик курка. Шәмнәр сатып алалар, аларны диварларга беркетәләр һәм сүндерми саклап торалар. Шул шәм яктысыннан төшкән шәүләләрдән курчак театры ясап, уйнаталар. Шулай итеп, караңгылык билгесез куркыныч кына түгел, ә кызыклы әкияткә дә әверелә. Сменалардан бушаган сәгатьләрдә тәрбиячеләр окоп казыйлар.

1970–1976 елларда Ольга Афанасьевна Бөгелмә Туган якны өйрәнү музее советы әгъзасы була. Бу вакыт эчендә ул музейда, училищеларда, шәһәр һәм район мәктәпләрендә зур иҗтимагый эш башкара.

Әйе, тәрбиячеләр дә сугыш елларында Җиңүгә зур өлеш керттеләр. Алар балаларны коткарып кына калмадылар, алар безнең киләчәгебезне коткардылар.

Любовь ДЕКИНА, күргәзмә эшчәнлеге буенча белгеч

Фотолар: музей архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса