Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сугыш юллары буйлап

Дәрестә балалар станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. “Тарихи” станциядә егетләр һәм кызлар “Батырлык юллары” ведеоролигын карадылар, ә аннары үзләренең бабаларыннан ишеткән сугыш турындагы хәтирәләр белән уртаклаштылар.

Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 78 еллыгына Бөгелмәнең “Радуга” халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлекчәсе социаль педагоглары Людмила Голубева һәм Лилия Антонова менталь тайпылышлары булган кешеләр өчен “Сугыш юллары буйлап” дип аталган тарихи квест үткәрделәр.
Дәрестә балалар станцияләр буйлап сәяхәт иттеләр. “Тарихи” станциядә егетләр һәм кызлар “Батырлык юллары” ведеоролигын карадылар, ә аннары үзләренең бабаларыннан ишеткән сугыш турындагы хәтирәләр белән уртаклаштылар. Икенче “Шифрлау”  станциясендә чара кунаклары дошман шифрларын чиштеләрә һәм “Ворошиловский стрелок” станциясенә китәләр. Анда үзләрен оста снайперлар буларак күрсәтәләр һәм төгәллек өчен значок алалар. Станцияләрнең берсе “Медсанбат” була, монда катнашучылар яраланган сугышчыга беренче ярдәм күрсәтергә өйрәнәләр һәм дөрес итеп бинт бәйләргә өйрәнәләр. Ахырда балалар “Музыкаль” тукталышка барып, сугыш еллары көйләре буенча белемнәрен күрсәттеләр.
Кызыклы сәяхәт тәмамланды. Һәр станция чара кунакларында Ватан өчен һәлак булган сугыш геройлары турында якты истәлек уятты. Безнең буын өчен бу бары тик истәлекләр. Ватан тарихының героик битләре онытылмасын өчен көчебездән килгәннең барысын да эшләргә тиеш без. Ул дәһшәтле авыр сугыш елларын һәркем истә тотарга тиеш!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса