Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Суд залыннан: Машиналы булган берәү…

Бөгелмә шәһәр суды элек тә хөкем ителгән гражданка Р.га карата, РФ Җинаять Кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге, 70 нче маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләп, хөкем карары чыгарды. Барлык карарларны исәпкә алгнанда, ул хәзер барлыгы 2 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителде, бу срокны ул гомуми режимлы төзәтү...

 

Бөгелмә шәһәр суды элек тә хөкем ителгән гражданка Р.га карата, РФ Җинаять Кодексының 159 нчы маддәсенең 3 нче бүлеге, 70 нче маддәсендә каралган җинаять кылуда гаепләп, хөкем карары чыгарды. Барлык карарларны исәпкә алгнанда, ул хәзер барлыгы 2 ел да 1 айга ирегеннән мәхрүм ителде, бу срокны ул гомуми режимлы төзәтү колониясендә узарга тиеш. Шул ук Кодексның 82 нче маддәсенең 1 нче өлеше нигезендә, кече яшьтәге ике баласы булуын истә тотып, алар 14 яшькә җиткәнчегә кадәр, җәза срогы кичектерелә.

Ә эш менә ничек була. Агымдагы елның май аенда интернет челтәренең "Авито" сайтында автомобиль сату турында белдерү күреп ала һәм аның башына шул автомобильне үзенеке итәргә дигән уй керә. Акчага сатып алып түгел, билгеле. Аннары үзенең мәкерле уен гамәлгә ашыру теләге белән яна башлаган Р., гражданин Д.га шылтырата һәм үзенең әлеге автомобильне сатып алырга теләвен әйтә. Машинаны башта карарга теләвен әйтә һәм алар очрашу турында килешәләр.

Тиешле урында Р.ны гражданин М. каршы ала, Р. аңа үзен О. дип таныштыра. Бу юлы Р. машинаны кредитка сатып алачагын әйтә һәм элек тапкан паспорт белән (О.ның паспорты) транспорт чарасын сату-алу турында килешү төзиләр. Р., билгеле, О. дип имза куя.

Соңрак Р. М.га шылтырата һәм үзен банк вәкиле дип белдерә, гражданка О.га машина алу өчен кредит биреләчәге турында белдерә, машинаны О.га бирергә кирәклегенә инандыра. Бернинди шик тоймаган М. автомобильне тапшырырга риза була.

Гражданка Р., О. исеме белән эш итеп, М.ның автомобилен "законлы" төстә алганлыгына ышандыру өчен, үз куллары белән 290 000 сум акчаны банк аша М. счётына күчерергә йөкләмә алуы турында расписка язып бирә. Әмма ул бернинди акча да күчерми, автомобильгә утырып китә...

-Р. судта үз гаебен тулысынча таныды, эш аерым тәртиптә каралды, - дип хәбәр итәләр Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәтеннән.

Менә шулай итеп, бернинди чыгымнарсыз гына 290 мең сумлык автомобильле "булган" ханыма кылган гамәлләренең башка әҗерен татырга туры килә...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса