Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Су анасы, түбәтәй һәм йөзек салу турында...

Шәһәребезнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә татарның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның "Су анасы"әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте. Чара барышында балалар шагыйрьнең иҗаты, халык традицияләре белән таныштылар. Үзәктә дәваланучы-тәрбияләнүчеләр тамашада үзләре дә катнашып, сәләтләрен күрсәттеләр. Ә иң мөһиме, алар әкиятнең морален дөрес аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясадылар, хис-кичерешләрен яшереп тормадылар....

Шәһәребезнең "Яңарыш" физик мөмкинлекләре чикле балаларны һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәгендә татарның мәшһүр шагыйре Габдулла Тукайның "Су анасы"әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.

Чара барышында балалар шагыйрьнең иҗаты, халык традицияләре белән таныштылар. Үзәктә дәваланучы-тәрбияләнүчеләр тамашада үзләре дә катнашып, сәләтләрен күрсәттеләр. Ә иң мөһиме, алар әкиятнең морален дөрес аңлап, тиешле нәтиҗәләр ясадылар, хис-кичерешләрен яшереп тормадылар.

Спектакль күренешләре барлык тамашачыларны даҗәлеп иткән халык уеннары белән алышынды. "Йөзек салыш", "Түбәтәйне ки!", "Тимербай", "Чүлмәк вату", "Утыр, утыр, Мәликә!" уеннары искиткеч кызыклы булулары белән бер ошаса, алар барышында залдагы һәр кеше татар халкының милли киемнәре, матур йолалары белән танышты.

Мондый чаралар, балаларда кече яшьтән үк толерантлык хисләрен, милләтеңә мәхәббәт һәм горурлану хисләрен дә тәрбияләве белән бик әһәмиятле.

Альбина ИРКӘГАЛИЕВА,

тәрбияче.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса