Бугульминская газета

Бөгелмә районы

18+
Рус Тат
Яңалыклар

Стандарт – кагыйдә һәм таләпләр ул

14 октябрь - Бөтендөнья стандартлар көне. Бөтендөнья стандартлар көне ил икътисады һәм халык өчен дә зур әһәмияткә ия. Стандартлаштыру ул - билгеле бер өлкәдә, бөтен кызыксынган яклар катнашлыгында һәм алар файдасына, эшчәнлекне көйләү максатында кагыйдәләр уйлап чыгару һәм куллану. Шул кагыйдәләр стандартлар дип атала. Акчаны янда калдыру, хәвефсезлек һәм башка...

14 октябрь - Бөтендөнья стандартлар көне.

Бөтендөнья стандартлар көне ил икътисады һәм халык өчен дә зур әһәмияткә ия. Стандартлаштыру ул - билгеле бер өлкәдә, бөтен кызыксынган яклар катнашлыгында һәм алар файдасына, эшчәнлекне көйләү максатында кагыйдәләр уйлап чыгару һәм куллану. Шул кагыйдәләр стандартлар дип атала. Акчаны янда калдыру, хәвефсезлек һәм башка мөһим шартларны күздә тоту да мөһим.

Мәсәлән, сатып алынган бер килограмм кәнфитнең һәр данәсе зурлыгы, тәме һәм башка сыйфаты ягыннан аерылмый. Кыскасы, алар бер төрле стандарт буенча җи­тештерел­гән. Өстәлләр биек тә, тәбәнәк тә түгел. Алар стан­дартларны күздә тотып, кешегә яраклаштырып эшләнә. Шундый ук мисалларны төрле өлкә­ләр­дән китерергә мөмкин. Күренүенчә, стандартлаштыру көне һәр гаиләдә билгеләнергә хаклы. Истәлекле дата­ның үз тарихы бар.

1946 елда Лондонда стандартлаштыру буенча милли оешмалар конференциясе үткән. Нәтиҗәдә, Стан­дарт­лаш­тыру буенча халыкара оешмага (International Organization for Standardization (ISO) нигез салынган. 1970 елда ISO президенты Фәрух Сунтер 14 октябрьдә Бөтендөнья стандартлар көнен билгеләргә тәкъдим итә һәм хуплау таба.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса