Россия Армиясе театры режиссеры, Россиянең халык артисты, Иосиф Сталинның оныгы Александр Бурдонский 23 майда 76нчы яшендә үлгән, - дип хәбәр итә РИА Новости театр вәкиле сүзенә сылтама белән.
"Александр Бурдонский 76нчы яшендә вафат булды. Аның белән саубуллашу театрда була, җирләү турында соңрак хәбәр ителәчәк", - дип җиткергән театр хезмәткәре.
Бурдонскийның хастаханәдә җитди авырудан соң вафат булуы билгеле.