Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Сөт бәяләре иң югары һәм иң түбән булган районнар - исемлек

Республикада сөт бәяләре иң югары һәм иң түбән булган районнар исемлеге тәгаенләнде. Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда сөт сатып алу буенча иң югары бәя Актаныш районының "Актаныш" агрофирмасында куелган. Актаныш районының "Касымовский" сөт заводы хуҗалыктан сөтне 27,32 сумга сатып ала. Сарманның "Сарман" агрофирмасы сөтнең литрын 25,82...

Республикада сөт бәяләре иң югары һәм иң түбән булган районнар исемлеге тәгаенләнде.

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, Татарстанда сөт сатып алу буенча иң югары бәя Актаныш районының "Актаныш" агрофирмасында куелган. Актаныш районының "Касымовский" сөт заводы хуҗалыктан сөтне 27,32 сумга сатып ала.

Сарманның "Сарман" агрофирмасы сөтнең литрын 25,82 сумнан "ПРОСТО МОЛОКО"ның Түбән Кама филиалына сата.

Азнакай районының "Азнакай" агрофирмасы сөтне 25,80 сумнан "Азнакай Сөте" ширкәтенә, Чистайның "Котлушкино" ҖЧҖ 25,75 сумнан Яшел Үзән сөт комбинатына сата.

Актаныш районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Дәниф Харисов сүзләренчә, сөтне шундый югары бәядән сатып алу сәбәбе чималның майлылыгы һәм аксым дәрәҗәсенә бәйле. "Район тарафыннан бәяләр контрольдә тотыла. Район республика буенча да ярыйсы югары күрсәткечләргә иреште. Хәзергә бездә 160 мең тонна сөт җитештерелә", - диде идарә җитәкчесе. Аның сүзләренчә, шәхси хуҗалыктан җыела торган сөт бәясе моңа кадәр бик югары булмаган. Якын арада шәхси хуҗалыклардан җыела торган сөт бәясен 19 сумга күтәрергә ниятлиләр.

Иң түбән бәяләр исә Арча районының "Северный" хуҗалыгында күрсәтелә. Биредә сөтне 20,50 сумнан "Арча" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятенә саталар. \

"Ак Барс Буинск" хуҗалыгы шул ук Яшел Үзән сөт комбинатына сөтнең литрын 21 сумнан сата.

Буа районының "Коммуна" ҖЧҖ сөтне 21 сумнан Казанның "Молтрейд" ширкәтенә сата.

Биектау районының "Серп и Молот" ҖЧҖ "Верхний Услон" агрофирмасына 21,50 сумнан сата.

Буа районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Радик Даутов билгеләп үткәнчә, "Ак Барс Буинск" хуҗалыгы чималны үзе кергән оешма составындагы сөт заводына тапшыра. Шуңа да аларда сөт бәясе ел дәвамында үзгәрми, бер суммада кала. "Коммуна" хуҗалыгы исә, НДС белән исәпләгәндә, сөтне 24 сумга сата.

Искәртеп узабыз, башка районнарда сөт бәяләре НДС бәяләрен кушмыйча күрсәтелде.

"Татар-информ"

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса