Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
Яңалыклар

Спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше

Бөгелмә скаутлары – реабилитация үзәгенең спорт мәйданчыгын төзекләндерүгә грант ияләре.

«Скаут кызлары ассоциациясе» иҗтимагый оешмасы игелекле эшне гамәлгә ашыру мөмкинлеге алды. Балалар «Яңарыш» тернәкләндерү үзәгенең спорт мәйданчыгын төзекләндерүгә грант оттылар.

Бәйгедә коммерцияле булмаган оешмаларның 311 гаризасы катнашты.

— Республика конкурс комиссиясе карары белән сиксән НКО конкурста җиңүче дип танылды. Алар арасында безнең балалар төбәк-ара иҗтимагый оешмасы да бар, — дип сөйләде «Бөгелмә скауты» отряды җитәкчесе Рамилә Батуллина.

«Массакүләм спортны, шул исәптән физкультура-сәламәтләндерү һәм спорт эшчәнлегенең инклюзив формаларын үстерү һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру» номинациясендә җиңгән өчен бөгелмәлеләр 218 мең сум күләмендә акча алачак.

Фото: Рамилә Батуллина.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса