Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спорт

Грек-рим көрәше 18 - 21 ноябрьдә Рязань шәһәрендә ишетү мөмкинлекләре чикләнгән егет һәм кызлар арасында Россия беренчелеге ярышлары узды. Республика җыелма командасы составында Бөгелмә начар ишетүче балалар интернат-мәктәбеннән дә биш спортчы катнашты. Ульяновск, Курган, Мәскәүдән килгән көндәшләрен җиңеп, Ленур Абдуллин 54 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә чемпион булды. Яшь көрәшчебез Дамир...

Грек-рим көрәше
18 - 21 ноябрьдә Рязань шәһәрендә ишетү мөмкинлекләре чикләнгән егет һәм кызлар арасында Россия беренчелеге ярышлары узды.
Республика җыелма командасы составында Бөгелмә начар ишетүче балалар интернат-мәктәбеннән дә биш спортчы катнашты.
Ульяновск, Курган, Мәскәүдән килгән көндәшләрен җиңеп, Ленур Абдуллин 54 килограммга кадәрле авырлык үлчәвендә чемпион булды.
Яшь көрәшчебез Дамир Исмаилов 42 килограммга кадәрле авырлык категориясендә көмеш медаль яулады. Тәҗрибәле көрәшчебез Вадим Мөхәммәтҗанов 63 килограммга кадәрле авырлык категориясендә бронза медаль иясе булды. Айнур Аширкаевның да күрсәткечләре югары - ул бишенче урынны алды.
Кызларыбыз да сынатмады. Айгөл Әхмәтшина - беренче, Юля Тазова, Юля Хәйруллина, Ләйсән Әхмәтшина һәм Айгизә Нуриева икенче урыннарга лаек булдылар. Бу спортчыларыбыз һәммәсе дә "Факел" спорт мәктәбендә шөгыльләнәләр, остазлар Рәис Садыйков һәм Владимир Давыдов шәкертләре.
Дзюдо
22 ноябрьдә Чистай шәһәрендә традицион Бөтенроссия турниры узды. Анда Бөгелмә "Факел" спорт мәктәбенең Индус Имам улы һәм Илдар Индус улы Фәттаховлар кул астында шөгыльләнүче дзюдочылары Данил Золотухин (11 нче мәктәп) белән Павел Кислинский (5 нче мәктәп) - беренче, Роман Кадышев (11 нче мәктәп) - икенче, Муса Исламголов (2 нче лицей) белән Данил Шәмсиев (11 нче мәктәп) өченче урыннарны яулады-
лар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса