Спорт
ХОККЕЙ 11 февраль көнне "Арслан"ның 2005 елгы малайлар командасы Татарстан Республикасы беренчелегенә ярымфиналга чыгу өчен чираттагы уенны уздырдылар. Бу юлы очрашу Минзәләдә үтте. "Арслан" 5:1 исәбе белән җиңү яулады. Никита Дьяченко иң нәтиҗәле уенчы дип танылды, аның исәбендә - көндәшләр капкасына керткән ике алка һәм бер тапкыр гол өчен алканы...
ХОККЕЙ
11 февраль көнне "Арслан"ның 2005 елгы малайлар командасы Татарстан Республикасы беренчелегенә ярымфиналга чыгу өчен чираттагы уенны уздырдылар. Бу юлы очрашу Минзәләдә үтте. "Арслан" 5:1 исәбе белән җиңү яулады. Никита Дьяченко иң нәтиҗәле уенчы дип танылды, аның исәбендә - көндәшләр капкасына керткән ике алка һәм бер тапкыр гол өчен алканы уңайлы итеп тапшыру.
ШАХМАТ
Бөгелмә шахматчылары командасы узган ел нәтиҗәләре буенча Кама аръягы һәвәскәрләре лигасында кабат җиңүче булып танылды һәм күчмә Кубок яулады. Команда составында 12 уенчы булып, икесенең 60 яшьтән өлкәнрәк һәм тагын бер хатын-кыз булу шарт иде. Ел дәвамында Бөгелмә, Әлмәт, Баулы, Лениногорск шәһәрләрендә 4 уен үтте. Шәхси зачётта Евгений Чупахин - бронза, 60 яшьтән өлкәнрәкләр арасында Рәшит Кәримов - көмеш, Вагыйз Әгъзамов бронза медаль яуладылар. Җиңүче команданы тәбрикләү тантанасы Әлмәттә узды.
ЧАҢГЫ
13 - 15 февральдә Зәйдә чаңгыда узышу буенча ТР беренчелеге ярышларының икенче туры узды. Бөгелмә җыелма командасы V урынны алды. Шәхси күрсәткечләр арасында иң яхшысы Д. Лыковныкы - шулай ук V урын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа