Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Спирт өстәлгән эчемлекләрне дә сату тыела!

"РИА Новости" язуынча, эчәргә ярамаган спиртлы өстәмәләрне дә сатарга ярамаячак. Мәгълүм булуынча, былтыр декабрьдә күп кеше спиртлы өстәмәләр эчеп агуланып үлде, шуңа 30 көн мондый тыю үз көченә кергән иде. Арытаба ул янә 60 көнгә озайтылды. Хәзер шундый шартлар тагын 90 көн үз көчендә кала. Составында 28 градустан артык спирт...

"РИА Новости" язуынча, эчәргә ярамаган спиртлы өстәмәләрне дә сатарга ярамаячак. Мәгълүм булуынча, былтыр декабрьдә күп кеше спиртлы өстәмәләр эчеп агуланып үлде, шуңа 30 көн мондый тыю үз көченә кергән иде. Арытаба ул янә 60 көнгә озайтылды. Хәзер шундый шартлар тагын 90 көн үз көчендә кала. Составында 28 градустан артык спирт булып, хакы ваклап сатылучы ярты литрлы спиртлы эчемлектән арзанрак торган өстәмәләр кибет киштәләреннән алынырга тиеш. Тыю тәрәзә юу сыекчаларына, составына спирт кушылган сыек булмаган продукциягә кагылмый. Шул ук вакытта, эшкуарлар законны урау юлларын табарга өйрәнгән. Составында спирт булган ризык өстәмәләрне, шешәләргә тутырып, камыр ашлары тәмләткечләре рәвешендә сату очраклары теркәлгән. kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса