Спас авылы мәдәният йортында “Блокада тәмам” дигән темага мәгълүмат сәгате узды
30 гыйнвар көнне Спас авылы мәдәният йортында "Ветеран" клубы әгъзалары "Блокада тәмам" дигән темага мәгълүмат сәгате уздырдылар. Ул Ленинград блокадасы вакыйгаларына багышланды. 900 көн дәвамында коточкыч сынауларга дучар ителгән Ленинград халкы газап чиккән көннәрдә композитор Дмитрий Шостаковичның үлмәс "Җиденче симфония"сенең язылу тарихы очрашуда катнашучыларны бигрәк тә тетрәндерде. Симфония 1942 елның...
30 гыйнвар көнне Спас авылы мәдәният йортында "Ветеран" клубы әгъзалары "Блокада тәмам" дигән темага мәгълүмат сәгате уздырдылар. Ул Ленинград блокадасы вакыйгаларына багышланды.
900 көн дәвамында коточкыч сынауларга дучар ителгән Ленинград халкы газап чиккән көннәрдә композитор Дмитрий Шостаковичның үлмәс "Җиденче симфония"сенең язылу тарихы очрашуда катнашучыларны бигрәк тә тетрәндерде. Симфония 1942 елның 9 августы көнне, бомбалар һәм авиаһөҗүмнәргә карамастан, чолганыштагы Ленинградның Зур симфоник оркестры тарафыннан башкарыла.
"Яшәү юлы", көнгә - 125 грамм ипи кыерчыгы, Таня Савичева хатлары... "Кешелек тарихындагы бу коточкыч хәлләрне башка бер генә буын вәкиленә дә күрергә язмасын. Без аларны мәңге хәтердә сакларга тиеш", - чарада катнашкан клуб әгъзаларының фикере уртак иде.
Анна КАТЕРМИНА.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа