Көзге сырхауларны һәм Covid-19ның икенче дулкынын җиңү өчен психолог киңәшләре
Бу көздә депрессиягә бирешмәс һәм үз куркуларыңны җиңү өчен гади генә алты киңәш.
Бу көздә кешеләрне барыннан да бигрәк нәрсә куркыта һәм үз куркуларын ничек җиңәргә икәнен сөйләде КФУның психология һәм мәгариф институтының педагогик психология кафедрасы доценты, психологик фәннәр кандидаты Рамил Гарифуллин.
Татарстанда коронавирус аркасында тоталь чикләүләрне кертергә уйламыйлар, әгәр төбәк кешеләре кирәкле куркынычсызлык чараларын үтәсә. Әмма, күп кенә кешеләр барыбер ирек хисе җитмәүне сизә. Шулай булгач, хәзер кешеләрне нәрсә куркыта соң?
1. Хроник бәйлелек хәле. Кешеләр дөнья буйлап сәяхәт итү, чит илләрдә ял итү мөмкинлеген югалттылар.
2. Тискәре социаль-икътисади өметләр. Россиялеләрнең күп өлеше, шул исәптән безнең республика халкы бурычлы булып тора һәм кредитларын түли алмый. Психолог фикеренчә, хәзер андый кешеләрне эшен югалту һәм кредит түли алмаудан курку хисе баса.
3. Аралашу булмау. Онлайн режимда эшләүнең яңа форматы безнең тормышыбызга нык керә һәм, билгеле булганча, ул тискәре психологик йогынты ясый.
4. "Яшь кризисы". Covid-19ны төрле яшь төркемнәре вәкилләре авыр кичерә. Үз-үзеңне изоляцияләү чын сынау һәм хәтта балалар, студентлар һәм өлкәннәр өчен дә фаҗига булды.
5. Каршылыклы мәгълүмат. Коронавирус турында артык күп мәкаләләр бастырыла, интернет төрле тикшеренүләр турында сюжетлар белән тулы. Кешеләр проблема кайчан хәл ителер дип көтә, алар бу вирус турында каршылыклы мәгълүматлардан буталып, арып беттеләр. Алар билгесезлектә. Газапларның нигезе дә шунда.
6. Һөҗүмнәр. Соңгы вакытта паника тудыручы һөҗүмнәрдән җәфа чигүчеләр саны артты. Бу – артык борчылу белән бәйле җитди киеренкелек.
Коронакризисны җиңү өчен алты киңәш:
1. Спорт белән шөгыльләнегез.
2. Мәгълүматны тоташ кабул итмәгез. Бу киңәш бигрәк тә бәйләнчек уйлардан туган халәтләрдән интегүче хәтәр төркем кешеләренә кагыла.
3. Мәңгелек кыйммәтләргә игътибар итегез. Хәтерегездә тотыгыз, безнең баш өстендә күк бар, кояш балкый, һава бар, шулай ук авыр минутларда ярдәм итәргә әзер булган якын кешеләр.
4. Кумбхакны гамәлгә кертегез. Конкрет технологияләр турында сөйләсәк, эмоциональ-ихтыярый халәт дәрәҗәсен бу сулыш гимнастикасы аша күтәрергә мөмкин. Бу күнегү сулыш тоткарлап тору белән бәйле һәм ул иң төп бөек кыйммәтне – һаваны тоярга мөмкинлек бирә, ул чакта башка кыйммәтләрнең дә әһәмияте күтәреләчәк.
5. Юллар арасыннан “укырга өйрәнегез”. Казан психологы бөтен мәгълүматка сизгер, барысын да кабул итүчән кешеләргә аны массакүләм мәгълүмат чараларында, юллар арасында укырга өйрәнергә киңәш итә. Моның өчен мәгълүматны чит ил һәм бәйсез чыганаклардан да өйрәнергә, ә аннан соң барлык алынган мәгълүматларны чагыштырырга кирәк.
6. Бу проблеманы гына уйлап, баш катырмагыз. Дуслар һәм туганнар белән күбрәк аралашыгыз, потенциаль әңгәмәдәшләр сыйфатында оптимистик рухтагы, позитив һәм игелекле кешеләрне генә сайлагыз. Ул вакытта күп нәрсә ачыкланыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа