Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Советлар Союзы Герое Борис Кузнецов үз өендә тавыш бирде

Бөек Ватан сугышы ветераны сайлау комиссиясе вәкилләрен парад формасында каршы алды.

Советлар Союзы Герое, Бөек Ватан сугышында катнашучы Борис Кузнецов Россия Конституциясенә төзәтмәләр буенча тавыш бирүдә катнашты. Бу хакта «Камская новь» газетасы яза.

Лаеш һәм Лаеш районының мактаулы кешесе үз өендә тавыш бирде. Алдан сөйләшенгән вакытта аның янына участок сайлау комиссиясе әгъзалары килде. Алар санитария куркынычсызлыгы нормаларын төгәл үтәде. Антисептик белән ишек тоткаларын эшкәртте, саклану чаралары - битлек, перчатка һәм халат киде.

Фронтовик сайлау комиссиясе вәкилләрен хәрби формасында каршы алды. Ул аларга үз паспортын күрсәтте, шуннан соң бер тапкыр кулланыла торган пакеттагы ручка белән бюллетень алды. Аннары, тавыш бирү өчен өенә кереп китте. Берничә минуттан ветеран кире чыкты һәм бюллетеньне урнага салды.

«Конституциягә төзәтмәләр үз вакытында кертелә, чөнки хәзер башка вакыт килеп җитте», -диде тавыш биргәннән соң Бөек Ватан ветераны.

Кузнецов сүзләренчә, ул яшьләр өчен тавыш бирә, чөнки алар безнең - киләчәк. «Шуңа күрә мин Конституциягә ышанам, Президентыбызга ышанам, безнең Россиягә һәм аның халкына ышанам», - диде ул.

Участок сайлау комиссиясе әгъзасы Гөлнара Шәрипова вакытыннан алда тавыш бирү бик уңайлы оештырылуы турында сөйләде. Көн саен ул иртәнге сигездән башлана. Өйдә кичке сигезгә кадәр тавыш бирергә мөмкин.

«Сайлаучылар безгә яхшы мөнәсәбәттә һәм дусларча каршы ала», - дип нәтиҗә ясады участок сайлау комиссиясе әгъзасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X