Бугульминская газета

Бөгелмә районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Яңалыклар

Социаль тупланмалар бәясе артты

Айлык акчалата түләүләрне индексацияләү белән бер үк вакытта быел 1 апрельдән социаль хезмәтләр тупланмасы рәвешендәге дәүләт ярдәменә бирелә торган акча күләме 5,5 процентка индексацияләнде. Закон нигезендә, федераль ташламаларга ия булучылар тупланманы тулысынча, яисә өлешчә акчага алыштыра алалар. Шулай итеп, 2015 елның 1 апреленнән гражданинга тәкъдим ителә торган социаль түләүләр тупланмасының...

Айлык акчалата түләүләрне индексацияләү белән бер үк вакытта быел 1 апрельдән социаль хезмәтләр тупланмасы рәвешендәге дәүләт ярдәменә бирелә торган акча күләме 5,5 процентка индексацияләнде.

Закон нигезендә, федераль ташламаларга ия булучылар тупланманы тулысынча, яисә өлешчә акчага алыштыра алалар.
Шулай итеп, 2015 елның 1 апреленнән гражданинга тәкъдим ителә торган социаль түләүләр тупланмасының бәясе 930 сум 12 тиен тәшкил итә. Шуның 716 сум 40 тиене - кирәкле медикаментлар белән тәэмин итү өчен; 110 сум 83 тиене - төп чир буенча дәвалану өчен шифаханә юлламаларына; 102 сум 89 тиене тимер юл, шәһәрара транспорт чарасында дәвалану урынына кадәр бару һәм кайту өчен билгеләнә.
Сез социаль хезмәтләр тупланмасыннан баш тартып, аны акчалата алу өчен гариза язгансыз икән, ниятегез үзгәрмәгән очракта, алдагы еллар өчен кабат гариза язып торуның хаҗәте юк.
Ә инде фикерегез үзгәреп, алдагы елның 1 гыйнварыннан башлап социаль хезмәтләр тупланмасыннан кабат файдалана башларга уйлыйсыз икән, ул чагында агымдагы елның 1 октябренә кадәр Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк.
РФ Пенсия фондының ТР идарәсе управляющие Марсель Имамов әйтүенчә, Татарстанда бүгенге көндә социаль хезмәтләр тупланмасыннан файдалану хокукына ия булучылар 361 меңнән артык кеше икән. Алар: ветераннар һәм инвалидлар арасыннан аерым категория гражданнар, инвалид балалар, элеккеге фашизм тоткыннары, радиация нәтиҗәсендә зыян күргән кешеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса